Унитар дәүләт мәктәбе
|
Рухи-дөньяви милли мәктәп
|
1. Кешене социаль заказ буенча калыплау.
2. Баланың сәләт юнәлешен ачыклауны мәктәп дәверенә калдыру, ягъни, шәхеснең үсешен тоткарлау.
3. Укыту-тәрбия программаларын стандартлаштыру.
4. Белем эстәү принцибы - “укыту”.
5. Белгеч итү принцибы - “минемчә эшлә”.
6. Укыту-тәрбия процессының калыплануы: уку вакытының һәм дәвамының кысалануы, шәхес әзерләүнең гомуми агымга куелуы.
7. Белем белән хезмәтнең аерымлылыгы. Сарыф ителгән белем. Кичектерелгән гамәл. Мәҗбүри хезмәт.
8. Мәгарифнең элитарлыгы. Бер фәнне икенче фәннән, бер һөнәрне икенче һөнәрдән, акыл хезмәтен физик хезмәттән өстен кую.
9. Дөньяви белемнең рухи гыйлемнән өстенлеге.
10. Белем дәрәҗәсен һәм тәрбия югарылыгын читтән торып бәяләү. Балаларны “яхшыларга” һәм “яманнарга” бүлү.
11. Олы һәм кече буыннарның үзара читләшүе. Мәнфәгатьләр каршылыгы. Гаилә-ыруг таркаулыгы.
12. “Миннән соң җир упсын” дигән фаталь фикер сеңдерү.
13. Табигатьтән, табигый мохиттән читләшү, танып белүне өйрәнү объектларыннан аеру. Табигатькә карата кулланучылык карашы тәрбияләү.
14. Шәкерт-остаз каршылыгы, үзара сайлашу мөмкинлегенең тарлыгы, уку-укыту процессының ике як өчен дә газапка әйләнүе.
15. Балаларның җенси аерымлыгын исәпкә алмау. Җенси яктан имгәтү.
16. “Бушлай” белемгә корылган массакүләм гарипләндерү. Баланың гомер программасын җимерү.
|
1. Шәхес тәрбияләүне генетик мираска нигезләү.
2. Баланың сәләт юнәлешен мәктәпкәчә ачыклау һәм мәктәп дәверендә үтәлешен тәэмин итү.
3. Укыту-тәрбия программаларын гомер программасы белән тәңгәлләштерү.
4. Белем эстәү принцибы “уку”.
5. Белгеч итү принцибы - “үзеңчә эшлә”.
6. Уку вакыты һәм дәвамының табигать, яшәү мохите, үзләштерелә торган һөнәр һәм шәхси үсеш программасы белән бәйле булуы.
7. Белем һәм һөнәр алуны бергә бәйләп алып бару. Белем һәм һөнәрләрне цикллап бирү. Хезмәт - яшәү ысулы.
8.Мәгарифнең халыкчанлыгы. Фәннәрнең һәм һөнәрләрнең тиңдәшлелеге. Акыл һәм физик хезмәтнең тәңгәллеге.
9. Рухи гыйлемнең дөньяви белемнән өстенлеге.
10. Белем дәрәҗәсен һәм тәрбия югарылыгын үзара бәяләү. Яхшы белән яман мәсьәләсен үзара хәл итү.
11. Гаилә-ыруг берлеге. Олы һәм кечеләрнең үзара вазыйфалар бүлешүе. Мәнфәгатьләр тиңдәшлеге.
12. Нәсел-ыруг, милләт өчен яшәү хиссиятен иңдерү, ахирәткә әзерләү.
13. Кеше һәм табигатьнең берлеге, кеше табигатен гомер программасы белән тәңгәлләштерү, табигать объектларын белем һәм тәрбия чыганагы итү.
14. “Шәкертнең шәкерте-шәкерт” принцибына нигезләнгән, үзара сайлашу һәм аңлашуга корылган тотрыклы шәкерт-остаз мөнәсәбәтләре.
15. Аерым җенси тәрбия. Җенси сафлык - иман сафлыгы төшенчәсен иңдерү.
16. Үзтәэминат һәм үзара хезмәттәшлек нигезендә гомер программасын үтәүгә корылган белем һәм тәрбия.
|
Инде кайбер аңлатмаларга килик.
1. Нәрсә ул генетик мирас? Беренче чиратта, адәм баласының буыннан-буынга тапшырылып килгән шәхси сыйфатлары тупламасы. Ягъни, рухи-этник, милли-мәдәни, физик һәм психик потенциалының эмбриональ хәләте. Рухи-дөньяви мәгарифнең бурычы - шушы потенциалны ачу һәм аны эмбриональ хәләттән, тискәре (сыешмый торган) тәэсирдән саклап, тулы һәм камил организм дәрәҗәсенә үстерү. Унитар дәүләт мәктәбе, аерым очраклардан башка, унификацияләнгән эмбриональ хәләттән чыгып эш итә.
2. Башлангыч тәрбияне бала карын-күкрәк, гаилә-ыруг тәрбиясе сыйныфларында ата-ана, әби-баба, гаилә-ыруг аркылы ала. Бу тәрбия, нигездә, биш яшькә кадәр дәвам итә. Биш яшьтән сигез яшькә кадәр ул мәктәпкә әзерлек сыйныфын үтә. Бу сыйныфта махсус методика нигезендә аның сәләт юнәлеше ачыла һәм аны үтәү потенциалы ачыклана. Бала мәктәпкә табигый омтылыш белән гомер программасы үтәү өчен килә.
3. Һәр бала өчен гомер программасына тәңгәлләштерелгән белем-тәрбия программасы эшләнә. Ул гаилә мөдәррисе тарафыннан әзерләнә һәм ата-ана белән килешенә. Кирәк булган очракта үзгәрешләр кертелә.
4. “Уку” һәм “укыту” төшенчәләре арасында принципиаль аерма бар. Укыту принцибы унитар мәктәпкә кагыла. Чөнки анда бала шәхси программа буенча түгел, унификацияләнгән программа нигезендә укый. Бу очракта ул иярчен хәлендә була һәм шәхси инициативасын югалта. Рухи-дөньяви мәктәптә исә шәхси программа шәхси инициативага корыла һәм бала белемне, нигездә, мөстәкыйль рәвештә үзләштерә. Ягъни, аны “укытмыйлар”, ул үзе укый. Әлбәттә башлангыч сыйныфларда шәкерт-остаз мөнәсәбәтләре ныграк була. Өлкәнрәк сыйныфларга күчкән саен шәкертнең мөстәкыйльлеге арта бара. Иң югары сыйныфларда инде инициативаны ул тулысынча диярлек үз кулына ала. Алдынгы мәгариф системаларында эш нәкъ шулай куелган. Безнең кадими ысулыбыз да шушы принципка корылган булган.
5. Һөнәрчелек-осталык, белем-гыйлем бары тик гомер программасын үтәгәндә, ягъни “үзеңчә эшләгәндә” генә профессиональ дәрәҗәдә үзләштерелә. Чын остаз үзен кабатлатмый, ә шәхеснең табигый сәләтен ача һәм аны камилләштерә. Шәкерт остазга иярми, ә аңардан осталыкка өйрәнә. Остаз талант түгел, оста тудыра. Бүген бу принцип элитар дип саналган сәнгать мәктәпләрендә генә үтәлә. Ә башка төр һөнәрләр, башлыча, “минемчә эшлә” принципы нигезендә үзләштерелә. Шулай итеп профессиональ булмаган һәнәрчеләр, осталар, белгечләр барлыкка килә. Мәсәлән, кеше хәтерендә ияреп барган йорт түгел, үзең эзләп тапкан йорт кала.
6. Милли мәктәптә уку ике - кышкы һәм җәйге дәвергә бүленә. Кышкы дәвер үктәбер-апрель айларына, җәйге дәвер май-сентябрь айларына туры килә. Кыш көне мәктәп шартларында теоретик белем, ә ябык остаханәләрдә һөнәрчелек-осталык гамәлләре үзләштерелә. Җәй көне исә алган теоретик белем һәм практик гамәл нәтиҗәле хезмәттә кулланыла. Уку-хезмәт һәм ял графиклары шәхси программаны, яшәү һәм табигать шартларын, исәнлек-сәламәтлекне, яшь зурлыгын һәм башка үзенчәлекләрне истә тотып, шәкерт белән остаз килешүе (кирәк булганда, ата-ана ризалыгы) нигезендә эшләнә. Гомумән алганда, милли мәктәп, бигрәк тә югары сыйныфлар өчен йөреп (килеп), яисә читтән торып уку төшенчәсе юк. Шәкерт уку формасын үзе сайлый. Мәктәп аны уку-тәрбия программалары, методик әсбаплар, дәреслекләр белән тәэмин итә. Алар компьютер дискетлары, видео- һәм аудио язмалар, полиграфик эшләнмәләр формаларында тәкъдим ителә алалар. Кирәк булганда ерак төбәкләрдә аерым сыйныфлар өчен мәктәпнең консультатив үзәкләре эшли. Шәкертләр үзләре теләгән вакытта шушы үзәкләргә мөрәҗәгать итә алалар. Бу бигрәк тә лабораторияләр, остаханәләр, махсусханәләр белән бәйләнгән һөнәр алу, белгечлек юнәлешләренә кагыла. Сынау, имтиханнар бирү вакытын да шәкертләр, әзерлекләренә карап, үзләре билгели. Уку дәвамы конкрет сроклар белән чикләнмәгән. Ул шәкертнең тырышлыгына һәм мөмкинлегенә бәйле. Белем һәм һөнәр алуга төп таләп - үз өлкәңдә оста, остаз, галим дәрәҗәсенә ирешү.
Кызганыч ки, авторитар җәмгыятьтә әлегә кадәр осталык, белем, гыйлем югарылыгы түгел, ә белем таныклыгы өстенлек итте. Шуның нәтиҗәсе буларак өскә үрмәләүдә ришвәти гамәлләр үрчеш алды. Бу исә, үз чиратында, җәмгыятьне таркалу хәләтенә китерде. Ирекле җәмгыятьтә исә беренче урынга белем таныклыгы түгел, осталык, белем, гыйлем югарылыгы өскә чыгачак. Рухи-дөньяви милли мәктәп нәкъ шушы юнәлештә эшли һәм бернинди ришвәти гамәлләргә юл куймый.
7. Белем, башлыча, аерым темалар, хәтта фәннәр буенча үзләштерелә. Һәр цикл практик гамәл белән ныгытыла һәм үзләштерү таныклыгы белән раслана. Теоретик белем белән практик гамәл бергә үрелеп бара. Фәннәрне ваклау һәм башка фәннәр белән аралаштыру, нигездә, башлангыч сыйныфларда гына кулланыла. Шәкерт баскычлап үсеш процессын кичерә, белем эстәү һәм нәтиҗәле хезмәт яшәү рәвешенә әйләнә.
8. Халыкчан мәгариф фәкать астан, мәхәллә шартларында гына оеша ала. Өстән оештырылган мәгариф нинди генә күәткә ия булмасын, аерым шәхеснең гомер программасын ача алмый, ул яшәгән мохитнең үзенчәлекләрен белми. Киресенчә, тоталь күзәтү оештырып шәкерт-остаз мөнәсәбәтләрен гарипләндерә. Халыкчан мәгариф кенә шәкерт-остаз, гаилә-мәктәп, мәхәллә-милли җәмгыять бәйләнешләрен табигый хәләткә кертә. Халыкчан мәгарифтә бер фәнне икенче фәннән, бер һөнәрне икенче һөнәрдән, акыл сәләтен физик сәләттән өстен кую юк. Физик фәннәр, физик һөнәрләр кешелекнең әзер потенциалын (генетик мирасын) файдалануга нигезләнсә, акыл фәннәре, акыл һөнәрләре аның яңа потенциалын (мирасын) туплауга хезмәт итә. Баланың сәләт юнәлешен ачыкламыйча, акыл-гамәл каршылыгына куып кертү, аны шәхес буларак гарипләндерүгә китерә.
9. Бүгенге көндә дөньяви һәм дини уку йортлары бер-берсенән аерылган хәлдә яшиләр. Әмма бу бүленү җан белән тәнне аерып эш итүгә (ягъни, шәхесне юк итүгә) бәрабәр. Хәзерге дини мәктәп кешене дөньялыкка, дөньяви мәктәп ахирәткә әзерләми. Нәтиҗәдә кеше Аллаһы Тәгалә билгеләгән камиллеккә ирешә алмый. Шуңа күрә җәмгыятьтә дә тотрыксызлык хөкем сөрә. Милли мәктәп исә рухи һәм дөньяви тәрбияне аерып карамый. Аларны бербөтен итеп күрә. Шул ук вакытта җанның мәңгелек, тәннең вакытлы икәнен исәпкә алып, рухи тәрбияне дөньяви тәрбиядән өстен куя. Аллаһы Тәгалә тарафыннан иңдерелгән барлык изге Китаплар дөньяви яшәешнең рухи яшәеш белән идарә итүен таләп итә. Дөняви тәрбияне рухи тәрбия белән тәңгәлләштерү, бигрәк тә беренчесен икенчесеннән өстен кую, кеше шәхесен җимерүгә, җәмгыятьне таркатуга китерә. Атеистик тәгълимат турында әйтеп тә торасы юк. Аның аяныч нәтиҗәләре барыбызга да мәгълүм. Гыйбрәт аласы гына кала.
10. Унитар мәктәптә шәкертнең тәртибен, холкын, рухи-әхлаки сыйфатларын мөгаллим бәяли. Күп очракта моның гадел дә булуы мөмкин. Әмма бу бәяләү шәкертне куып керткән мохит шартларына туры килә. Мохит алмашыну белән бәяләүнең дә үзгәрүе мөмкин. Шуңа күрә дөрес бәя бирү өчен шәкерткә үз мохитен булдырырга кирәк. Моны исә остаз ярдәмендә, сыйныфташлары теләктәшлегендә ул үзе генә тудыра ала. Шушы максаттан чыгып, үз-үзеңне һәм үзара бәяләү өчен махсус методика эшләнә. Бу методика рухи-әхлаки сыйфатларны гына түгел, белем-гамәл дәрәҗәсен дә бәяләү мөмкинлеге бирә. Балалар, яшүсмерләр, хәтта яшьләр коллективында “кыен” һәм “кулай” балалар төшенчәсе юк. Аларны мәктәп тормышына олылар коллективы кертә. Балаларны өстән торып “яхшыларга” һәм “яманнарга” бүлү укыту-тәрбия процессына тискәре йогынты ясый. Үз-үзеңне һәм үзара бәяләү генә дөрес тәрбия ысулы була ала. Шушы ысул гына камил шәкерт-остаз мөнәсәбәтләрен тудыра.
11. Милли җәмгыять булмау сәбәпле бүген татар гаиләсе тирән кризис кичерә. Тулы һәм камил булмаган гаиләләр артканнан арта бара. Гаилә-ыруг бәйләнешләре какшый. Бала өзелгән яфрак халәтендә кала. Мондый хәлдә аңа ярдәмгә милли мәктәп кенә килә ала. Шуңа күрә аның төп тәрбияви бурычы - гаилә нигезен ныгыту, гаилә-ыруг мөнәсәбәтләрен торгызу, олы һәм кечеләрнең үзара җаваплылыгын булдыру, көндәлек тормышта вазыйфалар бүлешү, яшәү мәнфәгатьләрен тәңгәлләштерү буенча тәрбияви гамәл кылу. Моны ул ата-аналар, гаиләләр, ыруг-кардәшләр өчен оештырыла торган, карын-күкрәк, гаилә-ыруг тәрбиясен һәм мәктәпкә әзерләү сыйныфларын эченә алган гаилә мәктәбе аркылы тормышка ашыра.
12. Гамәлдәге унитар дәүләт мәктәбе кешенең яшәү кыйбласын билгеләми, яшәү серен ачмый, тормыш мәгънәсен ачыкламый. Аны матдәви мәнфәгатьләр кочагына ташлый, җитештерү түгел, кулланучанлык хисе иңдерә. Кеше үзенең илаһи максатын җуеп, “миннән соң җир упсын” принцибы белән яши. Милли мәктәп исә адәм баласында нәсел-ыруг, милләт-халык өчен яшәү тойгысы тәрбияли. Изге гамәлләр кылу, саваплы эшләр башкару юлы белән аны мәңгелек ахирәттә Алла хозурына ирештерүне максат итеп куя. Моны ул өзлексез махсус тәрбия программалары аркылы тормышка ашыра.
13. Кеше табигатьнең таҗы дигән төшенчә адәм баласында табигатькә карата өстенлек хисе уятты. Нәтиҗә буларак, аңа карата кулланучанлык карашы өскә чыкты. Шулай итеп табигать-кеше, эчке мохит белән тышкы мохит тәңгәллеге бозылды. Табигатькә карата бәләкәй генә саксызлык та кеше җәрәхатенә әйләнде. Кеше яшәешенең гомерлек программасы табигатьнең яшәү программасының бер өлеше генә икәнлеген онытып җибәрдек. Тормышыбызның яме китте, яшәвебезнең мәгънәсе бетте. Әлбәттә мондый хәлгә милли мәктәп битараф кала алмый. Шуңа күрә бөтен белем-тәрбияви эшен табигать-кеше тәңгәллеген торгызуга юнәлтә. Моның өчен ул табигатьне төп белем-тәрбия, үзеңне танып белү, гомер программасын ачу чыганагына әйләндерә. Шәкертнең уй-фикерен, гамәл-фигылен эчке мохитенең көзгесе булган табигатьне саклауга һәм пакълауга юнәлтә. Моңа ул махсус тәрбия программалары, яшәү мохите, яшәү фәлсәфәсе, этнокультура, этнопсихология, этнопедагогика, табигать, сәнгать фәннәре аркылы ирешә.
14. Милли мәктәптә шәкерт-остаз мөнәсәбәтләре белән берлектә “шәкертнең шәкерте- шәкерт” принцибы яши. Бу принцип нигезендә өлкәнрәк сыйныфтагы шәкертләр ошаш гомер программасына ия түбәнрәк сыйныф шәкертләренә карата мөгаллимлек вазыйфаларын башкаралар. Бу исә, үз чиратында, шәкертләрнең сыйныф буенча түгел, төркем принцибында оешуын таләп итә. “Шәкертнең шәкерте- шәкерт” принцибы үзара бәяләшүгә, гомер программасын үтәүдә ярдәмләшүгә, үзара сайлашу нигезендә тотрыклы шәкерт-остаз мәнәсәбәтләрен урнаштыруга хезмәт итә.
15. Җенси тәрбия милли мәктәпнең иң мөһим бурычларының берсе. Чөнки аның нәтиҗәләре кешенең, җәмгыятьнең, милләтнең рухи һәм физик сәламәтлегенә бәйле. Бүгенге унитар мәктәп шәкертләрнең сәләт юнәлешен, этник үзенчәлекләрен, генетик мирасын гына түгел, җенси аерымлыкларын да исәпкә алмый. Нәтиҗәдә җенси яктан тотрыксыз җәмгыять барлыкка килә. Бу исә, үз чиратында, сәламәт булмаган яшәү рәвешенә китерә. Бары тик илаһи нигезгә корылган җенси тәрбия генә җәмгыятьнең тотрыклы рухи-әхлакый яшәешен һәм үсешен тәэмин итә ала. Кызлар белән малайларның, егет һәм кызларның үзара мөнәсәбәте саф, керсез, серле булганда гына сөю, гаилә, яшәү бәхете туа ала. Моның өчен, беренче чиратта, кызлар белән малайларны аерым тәрбия кылу сорала. Һәрхалдә, балигъ булып җитешкәнчегә кадәр. Бу чорда аларның үзара аралашуы мөмкин кадәр чикләнгән булырга тиеш.
Аеруча, җенси сафлыкны саклау зур әһәмияткә ия. Беренче кавышу гомерлек психик хәләткә генә түгел, физик хәләткә дә тирән йогынты ясый. Ул туачак балаларның генофондын билгели. Башка ата да бу хәләтне үзгәртә алмый. Ир белән хатын арасында гомер буена “өченче кеше” шәүләсе яши. Бу исә гаиләнең тотрыксызлыгына, ахыр чиктә, таркалуына китерә. Беренче кавышуның нәсел генофондына тәэсир итүен “телегония” фәне өйрәнә. Һәм әлеге дәлилләр аның тарафыннан нигезле исбатланганнар. Бу фән шулай ук бала төшерүнең нәсел һәм кешелекнең генофондына тискәре йогынты ясавын исбат итә. Аеруча бу беренче бала төшерүнең аяныч нәтиҗәләренә кагыла. Шуңа күрә дә барлык дини тәгълиматлар, бигрәк тә ислам дине, җенси сафлык мәсьәләсенә зур игътибар бирәләр. Җенси бозыклык иң зур гөнаһлардан санала. Шул сәпәпле булса да ата-аналар балаларын унитар мәктәпкә түгел, милли мәктәпкә бирергә тиешләр.
16. Милли мәктәп дәүләт иганәсенә яшәми. Чөнки татарның милли дәүләте дә, милли җәмгыяте дә юк. Рәсәй дәүләт мәктәбе исә татар телендә белем-тәрбия биргән өчракта да татар шәхесен тәрбияләми. Аның үзенчәлекле рухи-әхлаки, милли-мәдәни, матди-дөньви генетик мирасына нигезләнгән гомер программасын үтәүгә теләктәшлек итми. Шулай да күпчелек ата-аналарны һәм шәкертләрне түләү һәм белем таныклыгы мәсьәләсе борчый. Чөнки гамәлдәге дәүләт мәктәпләрендә уку бушлай дип санала һәм шәкерткә Рәсәй белем таныклыгы бирелә. Әмма бу иллюзиядән арынырга вакыт. Чөнки моның киләчәктә күп мәртәбә кыйммәткәрәк төшүе ихтимал. “Бушлай” белемгә көйләнгән унитар-дәүләти мәгарифнең кайбер тискәре якларын күрсәтеп үткән идек инде. Аның шәхесне җимерүче система икәнлеген аңлап алган ата-аналар күптән инде балаларын яңа ысуллы мәктәпләргә бирә башладылар. Дөрес, алар әлегә элитар (затлы) нигездә оеша. Дөресрәге хәлле гаиләләр өчен. Формаль яктан алар дәүләт иганәсендә калсалар да, башка чыганаклардан да туеналар. Әмма күпчелек мәктәпләр хәерче хәлдә кала бирәләр. Алга таба эшләрнең яхшыруына өмет аз. Ирекле җәмгыятьтә “бушлай” белем системасы әкренләп бетүгә барачак. Бу тенденция көннән-көн көчәеп килә. Мәктәп бөлгенлеккә төшә бара. Төзәтү, хуҗалык эшләренә акча юк. Уку-укыту җиһазлары, методик кулланмалар, күргәзмә әсбаплар алу мөмкинлеге һаман да кими. Укытучыларга эш хакы айлар буе түләнми. Түләнгәне дә җан асрауга да җитми. Шул сәбәпле уку да, укыту да формаль процесска әйләнеп бара. Яхшы укытучылар мәктәпне ташлап китәләр. Әлегә күпчелек ата-аналар мәктәптә барган бу тискәре процессларга битараф. Күп очракта алар балаларының югары уку йортларына керүләре белән канәгатьләнәләр. Әмма аларда да инде күптән таркалыш процесслары бара. Ә иң аянычы шунда ки, бу процессларны инде туктатып булмый. Чөнки алар табигый һәм котылгысыз. Унитар-дәүләти мәгарифнең ялган кыйммәтләргә корылу нәтиҗәсе. Әмма аңа алмашка килүче элитар-дәүләти мәгариф тә кешенең гомер программасын үтәүгә түгел, ә заманга яраклашуга, яңа социаль заказ үтәүгә корылган. Әйтеп үткәнчә, кешенең рухи-этник үзенчәлекләре, матди-социаль хәле исәпкә алынмый.
Тагы шуны әйтеп үтәргә кирәк. Татар мәктәбе өчен “гимназия”, “лицей”, “колледж” төшенчәләре юк. Алар безгә үзләренең матдәви асыллары белән ят мохиттән килеп кергәннәр һәм элитар-дәүләти татар мәктәбенә дәгъва итәләр. Асылда исә, урыс телле элитар-дәүләти мәктәпнең сукыр эчәге вазыйфасын башкаралар.
Шуңа күрә, милли мәктәп, рухи-дөньяви уку йорты буларак, элитар-дәүләти мәгариф юлыннан да бара алмый. Икътисади яктан да ул дәүләтнең асрамасына түгел, шәкертләрнең акыл һәм физик иҗат эшчәнлегенә таяна. Ягъни, “эшләп ашау” гына түгел, “эшләп уку” принцибы да алга сөрелә. Шул сәбәпле шәкертләр нәтиҗәле хезмәткә тартыла.
Әлбәттә, башлангыч этапта ата-аналарның һәм хәйриячеләрнең булышлыгы да кирәк булачак. Коттедж төзергә, җиңел автомобиль, кыйммәтле җиһазлар алырга мөмкинлек тапкан ата-аналар акчаларын, беренче чиратта, балаларын укытуга һәм тәрбия кылуга юнәлдерергә бурычлылар. Балага салынган капитал - ул иң табышлы капитал. Тик аны көннәр буе сникерслар, киндерлар ашауга, видик, телик кычкыртуга, адидас, саламандралар белән масаюга юнәлдерергә кирәкми. Шул ук вакытта, байлык артыннан куылып, аларны унитар-дәүләти һәм элитар-дәүләти мәктәпләргә җибәреп тә гарипләндерергә ярамый. Ата-ана, нигездә, бала өчен яши һәм ул шуны гамәлдә күрсәтергә тиеш.
Моңа ул рухи-дөньяви милли мәктәп аша гына ирешә ала.
Ә инде белем таныклыкларына килгәндә, милли мәктәп шәкертләрне милли җәмгыять өчен әзерли һәм таныклыкларны да үзе бирә. Милли мәктәп татар баласын татар рухи-дөньяви мохитендә үстереп, чит-ят мохиткә хезмәт итәргә әзерләми. Шул ук вакытта попка укып, муллалык вазыйфаларын башкаруга да юл куймый. Ике урындыкта утырып, гомер программасын үтәмичә, кабатланмас шәхес булып булмый.
Ә иң әһәмиятлесе, кеше үз телендә, үз мохитендә, дөнья үсеше югарылыгында, җаны теләгәнчә яшәү мөмкинлегенә ирешә. Үзен дә, шәкертләрен дә шәхесне җимерүче мәҗбүрият калыпларына кертми. Үзе өчен дә, шәкертләре өчен дә уку-тәрбия процессын газапка әйләндерми. Ихлас иманга килеп, тирә-як мохитне дә иманлы итә.
Do'stlaringiz bilan baham: |