"Amirxoniya" ma'rifat fondi Ildus Amirxon Tatar hayoti (huquqiy o'zgarishlar) Qozon-Naberejnye Chelni, 1997 yil


Белем таныклыгы һәм аның хокукый статусы



Download 130,36 Kb.
bet32/32
Sana20.06.2022
Hajmi130,36 Kb.
#682979
1   ...   24   25   26   27   28   29   30   31   32
Bog'liq
Amirxoniya ТАТАР

7. Белем таныклыгы һәм аның хокукый статусы
7.1. Белем таныклыгының статусы дәүләт һәм милләт хокукы төшенчәләре белән билгеләнә. Милли хокук Дөнья, Рәсәй, Татарстан күләмендә хокукый яктан танылмаганлыктан, нигездә дәүләт хокукы кысаларында эшләргә туры килә. Татарстанның үз дәүләтчелеге булмавы да, мәсьәләне шактый катлауландыра.
Әлбәттә, бу халәт милли мәктәпнең үсеш алуын шактый тоткарлый. Чөнки укыту-тәрбиянең эчтәлеге, квалификацион дәрәҗәләр, матди-икътисади тәэминат Рәсәй дәүләтчелеге, урыс мәгърифәте мәнфәгатьләреннән чыгып хәл ителә.
Шуны исәпкә алып, татар мәгарифенең һәр юнәлешендә белем таныклыгы һәм аның хокукый статусы мәсьәләсен аерым-аерым хәл итәргә туры килә.
7.2. Беренче юнәлеш - Рәсәй дәүләт мәгарифе белем сертификатлары.
Бу очракта татар мәктәбе урыс дәүләт мәктәбенең милли мәктәбе статусына ия. Укыту-тәрбия эше Рәсәй белем стандартларына нигезләнә. Әмма бу стандарт составында региональ компонент һәм милли тел бар. Бу шартларда татар милли мәгарифенең эше - шушы мөмкинлекләрдән максималь файдалану. Эш алымнары - Рәсәй мәгарифе калыпларында татар балалар бакчалары, гомумбелем һәм һөнәр мәктәпләре, махсус урта һәм югары белем төркемнәре, факультетлары, уку йортлары ачу. Алар дәүләти һәм дәүләти булмаган статуска ия була алалар. Әмма Рәсәй дәүләт мәгарифенең лицензияләре белән эшлиләр. Бу очракта белем таныклыгы мәсьәләсе Рәсәй дәүләт белем сертификатлары кысаларында хәл ителә.
7.3. Икенче юнәлеш - Татарстан дәүләт мәгарифе белем сертификатлары. Бу очракта татар мәктәбе Татарстан дәүләт мәктәбе статусына ия. Башка мәктәпләр исә, татар дәүләт мәктәбенең милли мәктәбе статусын ала. Әмма Татарстан әлегә мондый дәүләт югарылыгына күтәрелә алганы юк. Шулай да, Рәсәй дәүләт мәгарифенең бер өлеше булган Татарстан дәүләт мәгарифенең республика чикләрендә рәсми статуска ия лицензия бирү хокукы бар. Шушы хокукка таянып, милли мәгарифнең дәүләти булмаган белем-тәрбия учреждениеләре булдырырга мөмкинлеге бар. Алар мөстәкыйль дә, дәүләт мәгарифе учреждениеләре белән килешеп тә эшли алалар. Бу мөмкинлек Татарстанның мәгариф турындагы законында каралган. Һәр очракта дәүләт мәгарифе белән милли мәгариф функцияләрен үзара бүлешәләр. Бу юнәлештә эш иткәндә милли белем стандартлары киңрәк һәм тирәнрәк гамәлгә керәләр.
Белем таныклыгы исә, Татарстан дәүләт тамгасы суккан, яисә сукмаган Рәсәй белем сертификатлары нигезендә бирелә. Бу таныклыклар, нигездә, Татарстан территориясендә генә хокукый статуска ия. Башка территорияләрдә аларның хокукы дәүләтара килешүләр нигезендә киңәйтелә ала.
7.4. Өченче юнәлеш - татар милли мәгарифе белем сертификатлары.
Бу очракта татар мәктәбенең бернинди дәүләти хокукы юк. Аның каравы, ул милли белем стандартларын тулысы белән гамәлгә кертә ала. Милли мәгариф үзенең белем сертификатларын булдыра һәм шуның нигезендә белем таныклыклары бирә. Аерым очракта, милли идарә органнарының тамгасы сугыла. Рәсәй дәүләт мәгарифе сертификатлары да кулланыла ала.
Кыенлык шунда ки, татар милли идарә органнары рәсми яктан танылмаган. Шуңа күрә, дәүләт мәгарифе структурасында эшләгәндә, милли белем таныклыклары танылмавы да мөмкин. Әмма татар милли мәгариф челтәре киңәйгән саен моның кирәге дә кими бара. Милләт һәм аның мәгарифе үз тормышы белән яши башлый. Дәүләт бәйсезлеге булмаган очракта да милли бәйсезлек гамәлгә керә.
Бу юнәлеш уңышлы барсын өчен, милли идарә структураларын, аларның социаль-икътисади нигезләрен ныгытырга кирәк.
Ахыр чиктә, бу милли идарә структураларын рәсми тануга һәм дәүләт бәйсезлеген якынайтуга китерәчәк.
Download 130,36 Kb.

Do'stlaringiz bilan baham:
1   ...   24   25   26   27   28   29   30   31   32




Ma'lumotlar bazasi mualliflik huquqi bilan himoyalangan ©hozir.org 2024
ma'muriyatiga murojaat qiling

kiriting | ro'yxatdan o'tish
    Bosh sahifa
юртда тантана
Боғда битган
Бугун юртда
Эшитганлар жилманглар
Эшитмадим деманглар
битган бодомлар
Yangiariq tumani
qitish marakazi
Raqamli texnologiyalar
ilishida muhokamadan
tasdiqqa tavsiya
tavsiya etilgan
iqtisodiyot kafedrasi
steiermarkischen landesregierung
asarlaringizni yuboring
o'zingizning asarlaringizni
Iltimos faqat
faqat o'zingizning
steierm rkischen
landesregierung fachabteilung
rkischen landesregierung
hamshira loyihasi
loyihasi mavsum
faolyatining oqibatlari
asosiy adabiyotlar
fakulteti ahborot
ahborot havfsizligi
havfsizligi kafedrasi
fanidan bo’yicha
fakulteti iqtisodiyot
boshqaruv fakulteti
chiqarishda boshqaruv
ishlab chiqarishda
iqtisodiyot fakultet
multiservis tarmoqlari
fanidan asosiy
Uzbek fanidan
mavzulari potok
asosidagi multiservis
'aliyyil a'ziym
billahil 'aliyyil
illaa billahil
quvvata illaa
falah' deganida
Kompyuter savodxonligi
bo’yicha mustaqil
'alal falah'
Hayya 'alal
'alas soloh
Hayya 'alas
mavsum boyicha


yuklab olish