"Amirxoniya" ma'rifat fondi Ildus Amirxon Tatar hayoti (huquqiy o'zgarishlar) Qozon-Naberejnye Chelni, 1997 yil


Җәмгыятьне кыйммәти иерархия принциплары нигезендә үзгәртеп кору тәгълиматы



Download 130,36 Kb.
bet7/32
Sana20.06.2022
Hajmi130,36 Kb.
#682979
1   2   3   4   5   6   7   8   9   10   ...   32
Bog'liq
Amirxoniya ТАТАР

4.3. Җәмгыятьне кыйммәти иерархия принциплары нигезендә үзгәртеп кору тәгълиматы
Миллионлаган кешеләргә кайгы-хәсрәт, җәбер-золым китергән дәньякүләм милли бәрелешләр бер генә воҗданлы кешене дә битараф калдыра алмый. Чөнки кешелекнең бербөтен организмының аерылгысыз өлешен тәшкил иткән һәр адәм баласына кайда яшәвенә карамастан, бу фаҗигаләр тәэсир итмичә калмый. Әлбәттә, һәр милләтара каршылыкны тикшереп, бәяләп, теге яки бу якны гаепләргә була. Нигездә бүген шулай итәбез дә. Дөнья матбугаты, радио, телевидение һәр бәрелешне тәфсилләп бәян итә. Гадәти күренеш сыйфатында, үлүчеләр, яраланучылар, йортсыз-җирсез калган адәм балалары турында, чәчү-уру сводкалары белән беррәттән, “тирән” мәгълүматлар бирелә. Ә иң аянычы- без моңа инде күнегеп киләбез булса кирәк.
Мондый килешмәүчәнлекләрнең нигезе нәрсәдә соң? Болар барысы да безнең гомумкешелек кыйммәтләренә бәя бирүдә буталуыбызның нәтиҗәсе. Бүген барысы да - патриоты-интернационалисты, либералы-радикалы, шовинисты-милләтчесе, монархисты-анархисты, элитары-халыкчысы бертавыштан диярлек гомумкешелек кыйммәтләренең, кеше хокукының өстенлеге турында лаф оралар. Әмма, асылда, һәркем бу мәсьәләдә үзенең шәхси, төркем яки кавем күзаллавыннан чыгып фикер йөртә. Әлбәттә, универсаль булмаган бу карашлар, күп вакытта, бер-берсенә каршы килә. Табигый ки, мондый шартларда гомумкешелек кыйммәтләренә күпчелекне канәгатьләндерерлек универсаль аңлатма бирү ифрат дәрәҗәдә кыен.
Шулай да кешелек дөньясының күпгасырлы социаль, этник һәм дини тәҗрибәсенә таянып, гомумкешелек кыйммәтләренең иерархик классификациясен бирү мөмкинлеге бар.
Җәмгыятьтәге каршылыкларның көчәюе шушы кыйммәтләрнең иерархик принципларын бозудан килә. Өлешчә алганда, бу кыйммәтләр белән ришвәти уйнау милли мөнәсәбәтләрне дә патологик хәләткә китерә.
Эчке тулылыгын җуйган, мәгънәсезлек дәрәҗәсенә җиткерелгән гомумкешелек кыйммәтләре кайбер сәяси төркемнәр тарафыннан милли кыйммәтләрнең альтернативасы итеп карала башлады.
Гомумкешелек кыйммәтләре кысасында милли кыйммәтләр нинди урын алып торалар соң?
Адәм баласы кеше булып җитешүе дәверендә дүрт баскыч аң югарылыгын кичерә. Беренче баскыч аңны, шартлы рәвештә, “биоаң” дип атарга була. Бу аң югарылыгында кеше шәхси “МИН” һәм генетик мирас булган “МИН ТҮГЕЛ” белән эчке гармония өчен көрәшеп, БИОШӘХЕС булып формалаша.
Икенче баскыч аңны, шартлы рәвештә, “социаль аң” дип атарга була. Бу аң югарылыгында кеше үзе шикелле биошәхеләр белән социаль гармониягә омтыла һәм җәмгыятьтә үзенең урынын билгели; гаилә, туганнар, дуслар, җәмгыять, дәүләт белән мөнәсәбәтләрен хәл итә, ягъни БИОСОЦИАЛЬ ШӘХЕС булып формалаша.
Өченче баскыч аңны “этник аң” дип исемләргә була. Ул кеше яшәгән табигый мохит шартларының этник гәүдәләнеше. Шушы шартларда кеше яшәешенең югары категорияләре - тел, этник культура, табигатькә, хезмәткә мөнәсәбәте формалаша. Бу аң югарылыгында биосоциаль шәхес “кендеге бәйләнгән” табигать белән гармониягә кереп, ЭТНОШӘХЕС булып җитешә.
Кеше аңының иң югары баскычы - дини аң. Ул аны мәңгелек белән бәйләп, “МИН” хиссиятен үлемсез итә. Дини аң югарылыгында адәм баласы галәм белән гармониягә кереп, үзен ГАЛӘМИ ШӘХЕС дәрәҗәсенә күтәрә.
Хәзерге заман кешесе шушы аң компонентларының берсеннән генә мәхрүм булса, яисә аларның иерархик бәйләнешләрен бутап, үзенең, җәмгыять, табигать һәм галәм белән гармониясен бозса, һич тә камиллеккә ирешә алмый. Андый бәндәнең гомумкешелек кыйммәтләрен, шәхес хокукын даулап йөрүе мәгънәсезлек кенә түгел, хәтта зарарлы да.
Шушы дүрт баскыч аңның тарихи урын-вакыт шартларындагы иерархик бәйләнеше һәм берлеге милли аңны, киңрәк итеп әйткәндә, милли кыйммәтләрне тәшкил итә. Ә инде гомумкешелек кыйммәтләренә килгәндә, аларның югарылыгы ни дәрәҗәдә милли кыйммәтләр белән баетылганлыгы белән билгеләнә.
Шуңа күрә, милли кыйммәтләрне гомумкешелек кыйммәтләренә каршы кую, түбән баскычтагы аң мәнфәгатьләреннән чыгып, кыйммәти иерархияне бозу, ягъни ришвәти һәм вәсвәси рәвештә түбән максатларда югары аң кыйммәтләрен файдалану, адәми сыйфатларның бозылуын күрсәтә. Бу хәл кешелек җәмгыятенең нормаль үсешенә һәм тотрыклыгына куркыныч тудыра.
Кыйммәти иерархия принципларыннан чыкканда, бүгенге татар дәүләтчеләренең һәм урыс мәмләкәтчеләренең каршылыгы нәрсәдә соң?
Беренче чиратта, аларның бозылуында. Дөрес, бер як милли, икенчесе гомумкешелек кыйммәтләреннән чыгып эш итә кебек. Чынлыкта ике як та социаль кыйммәтләр югарылыгыннан ары китә алмый. Иерархия буенча югарырак булган милли һәм гомумкешелек кыйммәтләре түбәнрәк баскычта торган социал-дәүләти кыйммәтләргә буйсындрыла. Беренчеләр Татарстанның дәүләти бәйсезлеген, икенчеләр империянең бөтенлеген үзәккә куялар. Чыннан да, дәүләтле булудан да зур максатның булуы мөмкинме? Әлбәттә, юк. Әмма дәүләтле булу үзмаксат түгел. Дәүләт этник һәм рухи кыйммәтләрнең сагында торганда гына үз вазыйфаларын үти ала. Шулай булмаганда, ул бер социаль төркемнең икенчесен изүенә кайтып кала. Күпчелек тарихчылар, олуг фикер ияләре, нигездә, дәүләткә социаль аң югарылыгыннан чыгып бәя биреп килделәр. Һәрхалдә, Ибн Халдуннан алып, марксистларга кадәр. Хәтта дәүләтнең урысча атамасы да хаким биләмәләре (владения государя - государтво) булып яңгырый. Ибн Халдун буенча, дәүләт бер төркем өстен сыйныф вәкилләренә (”асабия”га) хезмәт итә. Марксистлар исә, гомумән, дәүләтне бер сыйныфның икенче сыйныфны изүенә корылган дип саныйлар һәм аны юкка чыгаруны максат итеп куялар. Ә менә Адәм Смит дәүләткә дүрт вазыйфа йөкли. Беренчесе - гражданнарның бер-берсен яки читтән изелүен булдырмау, икенчесе - гадел хөкем итү, өченчесе - ирекле җәмгыять төзү, дүртенчесе - үзләрен карый һәм тәэмин итә алмаган гражданнарын яклау.
Күргәнебезчә, һәр очракта дәүләт социаль корылма итеп карала. Ә инде рухи һәм этник кыйммәтләргә килгәндә, алар бары аның социаль тотрыклыгын тәэмин итүгә юнәлтелгән идеологик өскормасын гына тәшкил итәләр. Димәк, икенчел вазыйфаларны үтиләр. Шунда инде бөтен фаҗига да. Түбәнрәк баскычтагы кыйммәтләргә буйсындырылган югары баскыч кыйммәтләре әкренләп табигый һәм илаһи эчтәлекләрен югалталар һәм капма-каршы сыйфатка кереп, социаль гаделлекне җимерүдә хәлиткеч роль уйный башлыйлар.
Әмма кыйммәти иерархиянең бозылуы географик ачышлар нәтиҗәсендә этник дәүләтләрнең җимерелеп, полиэтник һәм поликонфессиаль империяләр барлыкка килүе белән көчәя. Ирекле һәм ясалма миграция, шашынап байлык туплау, этник тамырларның, рухи тотрыклыкның зәгыйфьләнүенә китерә һәм ахырга кадәр бозылып җитмәгән социалистлар каршында кешелек сыйфатларын җуйган дөнья пәйда була. Сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен бутап, алар бер селтәнү белән динне, милләтне, дәүләтне бетереп җирдә социаль гаделлек урнаштырырга телиләр. Бу, әлбәттә кире нәтиҗәгә китерә. Дәүләт юкка чыгу урынына тоталитар империя пәйдә була. Патша урынын залим били. Тигезлек идеяләрен реаль коллык алмаштыра. Вәгъдә ителгән бай сарайлар урынына халыклар концлагерьларга куыла. Милләтләр манкортка әверелә. Алладан ваз кичеп, кеше үзенең адәми зат икәнлеген оныта. Болар барысы да кыйммәти иерархия принциплары бозылуының фаҗигале нәтиҗәсе. Әмма тарих безне бернәрсәгә дә өйрәтмәгән булса кирәк. Без һаман да шул хатаны кабатлыйбыз. Диннән, этник нигездән аерылган империя, дәүләт, хакимият принципларын үзәккә куеп, дөньяны төзәтергә тырышабыз. Әмма бүгенге тарихи шартларда социаль аң югарылыгына корылган көрәшнең уңай перспективасы юк. Дәүләтчелек өчен көрәшне үзмаксатка әйләндерү җимерү, юк итү чаралары чикләнгән вакытта берникадәр акланса, бүген кешелек дөньясын берничә мәртәбә юк итү мөмкинлеге булганда, инсани җәмгыятьне оештыруның бөтенләй яңа, альтернатив юлын сайларга кирәк.
Бу юл - җәмгыятьне кыйммәти иерархия принциплары нигезендә үзгәртеп кору. Ул нидән гыйбарәт соң?
Беренчедән, без үзебезгә шуны ачыкларга тиешбез. Кешене этник аңнан аерып, аны табигать белән каршылыкка кертеп, физик яшәү иммунитетыннан мәхрүм итәбез. Ә инде дини аңнан аерып, аны галәм белән каршылыкка китереп, рух һәм әхлак сагында торучы психик имунитетын юкка чыгарабыз. Нәтиҗәдә тәнебезне һәм рухыбызны җимерүче социаль вируска юл ачабыз.
Икенчедән, бүгенге көнгә кадәр яшәп килгән халыкара сәяси оешмаларның кешелекнең яшәү һәм үсеш перспективасына җавап бирмәвенә инанырга тиешбез. Бу бигрәк тә Берләшкән милләтләр оешмасына (БМОга) кагыла. Бу оешманың хәтта исеме дә җисеменә туры килми. Милләтләрне берләштерү урынына ул дәүләтләрне берләштерә. Нәтиҗәдә милләтләр ике сортка бүленә - вәкаләтле һәм вәкаләтсезләргә. Шул сәбәпле, вәкаләтсез милләтләр вәкаләтле милләтләрнең тоткынына әйләнде. Аерым диктаторларның хокукы тулы милләтләрнең хокукыннан өстен булып чыкты. Дөрес, мондый берләшүнең уңышсыз икәнен аңлаган сәясәтчеләр берничә ел элек вәкаләтсез милләтләр оешмасы төзеделәр. Әмма аның халыкара статусы БМО статусыннан түбән булганлыктан, кыйммәти иерархия принциплары нигезендә эшли алмый.
Өченчедән, бу иң әһәмиятлесе, без конфессиаль (дини) хокукның милли, милли хокукның дәүләти (социаль) хокуктан өстен булуын танырга тиешбез. Гамәлдә бу нәрсәне аңлата соң? Кешелек җәмгыяте белән идарә итүче халыкара, региональ һәм территориаль оешмалар кыйммәти иерархия принциплары нигезендә төзелергә тиешләр.
Иң югары халыкара оешма - халыкара конфессияләр бердәмлеге (ХКБ). Ул ХКБ тарафыннан танылган һәм теркәлгән барлык конфессиаль оешмаларны берләштерә. Аннан түбәнрәк - Берләшкән милләтләр оешмасы (БМО). Ул ХКБ һәм БМО тарафыннан танылган һәм теркәлгән экстерриториаль милли оешмаларны (парламентларны) берләштерә. Татар халкы өчен мондый парламент Милли Мәҗлес, урыс халкы өчен Русский Собор һ.б. була ала. Иң түбән баскычта - Бәйсез дәүләтләр берлеге (БДБ) тора. Ул ХКБ, БМО, БДБ тарафыннан танылган һәм теркәлгән бәйсез дәүләтләрне берләштерә.
Үз чиратында, бәйсез дәүләтләрнең парламентлары да өч палатадан тора. Югары - Конфессиаль палата, урта - Милли палата, аскы - Гражданнар палатасы. Аларның үзара бәйләнеше кыйммәти иерархия принцибына корыла. Конфессиаль палата гражданнарның воҗдан хокукын, Милли палата - милли хокукын, Гражданнар палатасы - социаль хокукын тәэмин итә һәм яклый. Аскы палатаның карарларын өске палаталарның яклавы таләп ителә.
Җәмгыятьне кыйммәти иерархия принципларында үзгәртеп кору нәрсә бирә соң? Беренче чиратта, һәр милләт санына, күәтенә, сибелү дәрәҗәсенә карамастан, халыкара милли хокук субъекты булып таныла. Икенчедән, милли мәсьәләдә дәүләтара каршылыкларга нигез калмый. Өченчедән, рухи һәм этник кыйммәтләрнең өстенлеге социаль деформациягә җирлек калдырмый. Дәүләтләр бу очракта бары социаль-икътисади территориаль берләшмәләргә әйләнеп кала. Ә конфессиаль һәм милли экстерриториаль биләмәләр рухи-этник киңлекләр (пространстволар) тәшкил итә. Ягъни дәүләт-империя төшенчәләре юкка чыгып, алар урынына кыйммәти иерархиягә нигезләнгән рухи, этник һәм социаль берләшмәләр килә.
Бу юнәлештә нинди дә булса адымнар ясаламы соң? Ясала, әлбәттә. Кешелекнең яшәү иммунитеты нык зәгыйфләнгән булса да, берникадәр дәрәҗәдә сакланган әле. Алда вәкаләтсез милләтләрнең халыкара оешмасы турында әйтелгән иде инде. Икенче мисал итеп, академик Сахаровның конституцион идеяләрен китерергә була. Ул элеккеге СССР территориясендә милли һәм социаль кыйммәтләрне эченә алган Ауразия штатларын төзүне күздә тота. Бу проект нигезендә, үзенең теге яки бу дәүләт формасы булган теләсә кайсы милләт халыкара субъект югарылыгындагы үз дәүләтен булдыра һәм милли квоталар нигезендә Ауразия киңлегендә Үзәк парламентның Милли палатасын төзүдә катнаша. Кызганыч ки, империячел-авторитар көчләр тарафыннан бу проект кире кагыла һәм шуның нәтиҗәсе буларак, элекке СССР биләмәләрен канлы бәрелешләр чолгап ала. Империянең таркалу процессы бәйдән ычкынып, кешелек дөньясына һәлакәт куркынычы тудыра. СССР таркалудан барлыкка килгән тотрыксыз БДБ Сахаров идеяләреннән шактый ерак тора. Ә инде кыйммәти иерархия принципларына бөтенләй җавап бирми.
Әлбәттә, җәмгыятьне шушы принципларда үзгәртеп кору дөньякүләм булганда нәтиҗәлерәк булыр иде. Әмма бүген үзләрен чагыштырмача тотрыклы сизгән дәүләтләр бу юлдан китәргә ашыкмаячаклар. Диктаторлык, авторитар һәм абсолютик режимнар турында әйтеп тә торасы юк. Ә менә элекке СССР территориясендә бу модельне гамәлгә кертү бердәнбер чара булуы мөмкин. Бу территория гасырлар буе укмашып яшәгән, төрле бәрелешләр, каршылыкларга карамастан, ошаш яшәү рәвешен саклап калган, конфессиональ яктан православие-ислам, этник яктан төрки-славян-угрофин рухи-этник киңлеген тәшкил итә. Көнбатыш цивилизациясен барлыкка китергән латин-католик һәм көнчыгыш яшәү рәвешен тудырган мистик-транценденталь рухи-этник кыйммәтләрдән аермалы буларак, бу киңлек бүген тирән таркалыш кичерә һәм бу хәләттән акылның иң тирән катламнарына мөрәҗәгать итеп кенә чыгып була.
Кыйммәти иерархия принципларыннан чыкканда, милләт, халык, тел төшенчәләренә дә тукталып китмичә булмый. Милләт ул халыкара милли хокук субъекты, халык - халыкара дәүләт хокукы субъекты. Мәсәлән, Татарстанда этник төркемнәр күп, ә халык бер генә - Татарстан яки татар халкы. Милләт ул этник, ә халык - социаль төшенчә. Милли хокукны тәэмин итми торып, халык хокукын да, кеше хокукын да тәэмин итеп булмый.
Кызганыч ки, дөнья югарылыгында да, Рәсәй, Татарстанда да милли хокук танылмый. Ул халык хокукы калыпларында гына игътибарга ия. Шунда инде бар аңлашылмаучанлык та. Дәүләт тоткан халыклар гына милли хокукка ия. Шуңа күрә дәүләт өчен көрәш милли хокук өчен көрәшкә әйләнә. Бу исә милли каршылыклар китереп чыгара. Үз дәүләтләрен булдырырга тырышучы халыкларга милләтчеләр, сепаратистлар, экстремистлар мөһере сугыла. Эш канлы бәрелешләргә кадәр барып җитә. Нәтиҗәдә, җәмгыять үзе теләгән тотрыклыкка ирешә алмый.
Милли һәм дәүләт хокукы бәйләнешендә милли һәм дәүләт теле төшенчәләре дә. Дәүләт хокукы өстенлек иткәндә, дәүләт тотучы халыкның гына милли теле дәүләт теле хокукына ия. Милли хокук өстенлек иткәндә, дәүләт теле төшенчәсе юкка чыга. Чөнки тел ул социаль төшенчә түгел, этник төшенчә.
Җәмгыятьне шушы нигездә үзгәртеп коруны нәрсәдән башларга соң? Беренче чиратта, Татарстан җирлегендә булса да, барлык мәдәни-агарту, укыту-тәрбия, социаль-икътисади, юридик-хокук, иминлек-куркынычсызлык структураларын конфессиаль һәм милли сыйфатларда кору һәм шуны конституцион һәм кануни нигездә беркетү. Бу империячел юлга кайтмауның асылшарты. Икенчедән, бу принципларны, өзлексез рәвештә Идел-Урал төбәгенә, аннан соң Рәсәй биләмәләренә һәм БДБ киңлегенә җәелдерү.
Әлбәттә, Татарстан хакимияте бу принципларны кабул итәргә ашыкмаячак. Чөнки суверенитет өчен көрәш тә, нигездә, Рәсәй сценарие белән, рухи-этник максатларда түгел, ә социаль мәнфәгатьләр югарылыгында барды. Милли хәрәкәтнең элитар катламы да шуннан ары китә алмады. Шул ук вакытта, Рәсәйнең дәүләти-патриотик һәм социал-империалистик көчләре, аларның Татарстандагы иярченнәре моңа юл куймаска тырышачаклар. Бу принциплар шулай ук яһүди-нәсара дөньясының яшәү стратегиясенә дә туры килми. Әмма кешелек дөньясының бүгенге рухи, этник, социаль хәләтендә үзен саклап калуның бүтән юлы юк. Гомумкешелек кыйммәтләре белән ришвәт кылу аны бары һәлакәткә генә китерәчәк.
Татар милли - демократик хәрәкәтенең дә дөньякүләм стратегиясе шушы принципларга нигезләнергә тиеш. Югыйсә, бәйсезлек өчен көрәшнең нәтиҗәләре булмаячак.

Download 130,36 Kb.

Do'stlaringiz bilan baham:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   10   ...   32




Ma'lumotlar bazasi mualliflik huquqi bilan himoyalangan ©hozir.org 2024
ma'muriyatiga murojaat qiling

kiriting | ro'yxatdan o'tish
    Bosh sahifa
юртда тантана
Боғда битган
Бугун юртда
Эшитганлар жилманглар
Эшитмадим деманглар
битган бодомлар
Yangiariq tumani
qitish marakazi
Raqamli texnologiyalar
ilishida muhokamadan
tasdiqqa tavsiya
tavsiya etilgan
iqtisodiyot kafedrasi
steiermarkischen landesregierung
asarlaringizni yuboring
o'zingizning asarlaringizni
Iltimos faqat
faqat o'zingizning
steierm rkischen
landesregierung fachabteilung
rkischen landesregierung
hamshira loyihasi
loyihasi mavsum
faolyatining oqibatlari
asosiy adabiyotlar
fakulteti ahborot
ahborot havfsizligi
havfsizligi kafedrasi
fanidan bo’yicha
fakulteti iqtisodiyot
boshqaruv fakulteti
chiqarishda boshqaruv
ishlab chiqarishda
iqtisodiyot fakultet
multiservis tarmoqlari
fanidan asosiy
Uzbek fanidan
mavzulari potok
asosidagi multiservis
'aliyyil a'ziym
billahil 'aliyyil
illaa billahil
quvvata illaa
falah' deganida
Kompyuter savodxonligi
bo’yicha mustaqil
'alal falah'
Hayya 'alal
'alas soloh
Hayya 'alas
mavsum boyicha


yuklab olish