"Amirxoniya" ma'rifat fondi Ildus Amirxon Tatar hayoti (huquqiy o'zgarishlar) Qozon-Naberejnye Chelni, 1997 yil


Милли яшәешнең кануни кагыйдәләре



Download 130,36 Kb.
bet9/32
Sana20.06.2022
Hajmi130,36 Kb.
#682979
1   ...   5   6   7   8   9   10   11   12   ...   32
Bog'liq
Amirxoniya ТАТАР

5. Милли яшәешнең кануни кагыйдәләре
5.1. Милли яшәешнең төп кануни принциплары
(Айдар Хәлим эшләнешендә, Илдус Әмирхан редакциясендә)
Без әҗәткә керә торган милләт түгел, әҗәткә биреп тора торган милләт. Җиребез дә, җир өстендәге һәм җир астындагы барлык байлыкларыбыз, җир майларыбыз, мәгъдәннәребез һәм мәгъдән суларыбыз - барысы да үзебезнеке. Без басып алган җирләрдә түгел, ә басып алынган хәлдә яшибез. Бу халәт безнең милли холкыбызга, көнкүреш, идарү итү рәвешебезгә ят булган коллык сыйфатлары өстәгән: гадәттән тыш күндәмлек, бердәмсезлек, сәясәтсезлек, кызыл сүзгә тиз һәм беркатлы ышанучанлык, нигә һәм кемгә эшләгәнеңне уйлар дәрәҗәдән киткән йөк аты талымсызлыгы.
Гасырлар буе татар мәдәнияте һәм мәгърифәте иң алга киткән мәдәният һәм мәгърифәтләренең берсе булып килде. Аларга милли сөйкемсезлек, милли күрә алмау, расизм, колониализм тенденцияләре ят нәрсә. Аларның нигезендә Туган тел, Ислам, милләтләр һәм диннәрнең сыешып тыныч яшәү кануны, яктылык һәм гомумкешелек кыйммәтләре ята. Без татар мәдәнияте, мәгърифәте, сәнгатенең яңа күтәрелешен - ренессансын тәэмин итеп, киләчәктә җир шарының барлык цивилизацияле халыкларына күптөрлелек аша ирешелә торган бердәмлекнең нинди зур бәхет һәм куаныч икәнлеген яңадан расларга тиешбез.
Кеше офыгыннан милләт, милләт офыгыннан милләтләр офыгына яктылык итү татар затының изге бурычы.
Егерменче гасырның азагында Аурупа һәм Азия кыйтгалары арасында неоколониализмның яңа, тагы да нечкәрәк ысуллары формалаша. Шушы җирлектә таралып, чәчелеп һәм сибелеп яшәгән иң зур милләтләрнең берсе - татар милләте. Телиме ул аны юкмы, әзерме ул аңа юкмы, барыбер, объектив рәвештә неоколониализмның яңа формаларына каршы көрәшергә мәҗбүр ителәчәк. Көрәшкә әзер булмауга караганда, көрәшкә әзер булу, кагыйдәләр һәм кануннар аша эш итү күпкә яхшырак.
Неоколониализм кызыл сүз, матур фраза, матур кагазьгә төрелгән агу ыргыту остасы. Ул милләтләрне коллыкта тоту тәгълиматының алтын баганасы. Татар кебек сәясәтсезләнделгән милләт неоколониализм тарафыннан килгән һәр яңалыкка (үзгәртеп кору, реформаларга, базар икътисадына һ.б.) колагын шомрайтырга, сискәнергә, аның бер фикердә ике катламлы итеп эш итү мөмкинлеген күз уңыннан ычкындырмаска тиеш. Безнең күз алдында гына милли мәсьәләләрнең хәл ителмәве неоколониализм тарафыннан “милләтара мөнәсәбәтләргә” әйләндерелде. Мәктәпсез калдыруда, әйтик, колониаль структура түгел, милләтләр үзләре гаепле булып чыкты. Татар мәктәпләре берникадәр җанлану белән, неоколониализм татарны шул ук “славян шакшылыгында” (Ф.Энгельс) тотарга тиешле “урыс-татар мәктәпләре” теориясен ыргытты һәм урындагы номенклатура, матур күренергә тырышып, аны күтәреп алды. Хәзер исә бәйсезлек игълан иткән дәүләтләрдән китәргә мәҗбүр ителгән неоколониализм үзе тудырган “милләтара мөнәсәбәтләрне” җайга салу өчен, шушы территорияләргә “миротворческий хәрби көчләр” кертә. Рәсәй халыкларының милли-азатлык хәрәкәтен бастырып тору өчен бүген Рәсәй буйлап казак гаскәрләре оеша. Изелгән милләтләрнең коралланырга хакы юк. Корал-фәлән йөртсәләр “бандитские формированияләргә” әйләнәләр. Ә кыргый казак демократиясе безгә өч гасыр буе инде билгеле: самогон, камчы, ат-ияр, милли азатлык хәрәкәтләрен канга батыру. Шуңа күрә татар милләте казак камчысын сыртында татып карамасын өчен, ул бу күренешкә объектив бәя бирергә һәм аңа каршы тору өчен үз чараларын эзләп табарга бурычлы.
Без үз җиребездә хуҗалар һәм хуҗа булырга тиешбез дә. Интернационализм уены уйнап, җиде ятны түр башына менгезеп утыртып, үзебез тупса катына төшәргә тиеш түгелбез. Хуҗаның үз, килгән кунакның үз, оргнабор буенча, фатир, меркантиль чыганаклар эзләп килгән адәми затның үз статусы бар. Ун-унбиш ел элек икмәк артыннан килеп, “это - моя родина” дип тигезлек таләп итүче җилкуарлар әүвәл бу җирне, аның халкын, ихтирам итәргә өйрәнсен. Телен, холкын, мәдәниятен белсен. Хуҗалар белән килмешәкләрне тигезләү милләтләрне һаман да шул илсез, җирсез, хуҗалыксыз итү чарасы. Әгәр безне элек бабаларыбыз “таш белән атканга аш белән ат” дип өйрәткән булсалар, бүгенге шартларда без “таш белән атканны - ашатма” дип әйтергә тиешбез. Әгәр элек “тычканга үлем - мәчегә көлке” булса, бүген бу мәкаль “тычканга көлке - мәчегә үлем”гә әйләнергә тиеш. “Мал бирмәк - җан бирмәк түгел, “ил бирмәк - җан бирмәк”. “Сусыз җирдә балык тормас, юксыз җирдә дәүләт тормас” кына түгел, “сусыз җирдә балык тормас, юлсыз җирдә дәүләт тормас”. Чөнки без нефть, мазут, асфальт патшалыгы, Рәсәй тарафыннан таланып, юлсызлык аша милләтләрне, кешеләрне, туганнарны, бер-берсеннән аеру фаҗигасен татыдык.
Без милли-азатлык хәрәкәтенең яңа һәм өлгергән стадиясенә күчәбез. 1986-1994 еллардагы милли хәрәкәт ул әле биш гасыр буе исәнгерәйтелгәннән соң айну һәм айнып “шаяртып алу” гына булды. Әмма алдагы чор да җиңелдән булмаячак: “нормаль номенклатура” белән “нормаль булмаган” милләтчеләр арасындагы аерма бик зур. Татарның шул өс-ас каршылыгы һаман да милли азатлык хәрәкәтен нык тоткарлый. “Нормальләрдә” милли аң түбән, йә юк дәрәҗәсендә - әмма алар кулында хакимият. “Нормаль” булмаганнарының милли аңы югары - әмма кулларында хакимият юк. Шуңа күрә бездә дистәләгән еллар буе татарны черетүче алсу томанлы “стабильлек” хөкем сөрә, ягъни, “искегә кагылма - исең китәр”.
Әмма, без беркемне дә Татарстаннан куарга җыенмыйбыз. Бары тик бу җирдә кемнең хуҗа икәнлеген генә аңлатырга тиешбез. Татарның телен, тарихын, мәдәниятен инкарь итеп, җирен - суын пычратып, хатын-кызыннан көлеп, “это - моя родина” дип йөрүчеләргә татарның югары милли аңын каршы куярга тиешбез.
Безгә сәяси аңны кешелекнең иң акыллы, иң якты, иң гуманлы кануннарында тәрбияли башларга кирәк. Баскын милләтнең безгә килгән бер генә агенты да бу җирдә хуҗа булу статусына дәгъва итә алмый. Халыкара кануннар буенча баскын милләтнең басып алынган халык, кабилә җиренә үз милләтен кертеп тутырырга хокукы юк. Бөек төзелешләр дигән булып, безгә дыңгычлап тутырылган йөзләрчә мең килмешәк тә бу хакта белергә, үзенең тирән акылы белән аңларга тиеш.
Милләтнең ирекле яшәве өчен территориаль суверенитет та, рухи бәйсезлек тә кирәк. Соңгысы беренчесеннән тирәнрәк киткән әхлаки суверенитет. Татарстанның геополитик шартларын исәпкә алганда, без территориаль суверенитетны рухи һәм шәхси суверенитетны тирәнәйтү юлы белән тизрәк яулый алачакбыз. Монда кычкырыну, шапырыну зыянга гына. Язгы ташу үзәнлекләрне кычкырмыйча гына биләп ала. Рухи, рухани, әхлаки мөстәкыйльлек нәкъ менә шул язгы ташу теориясенә нигезләнергә тиеш. Моның өчен тирән эшелонланган милли хәрәкәт кирәк. Эшчеләрнең, крестьяннарның, хәрбиләрнең, зыялыларның, укучы яшьләрнең, шәкертләрнең бу хәрәкәттә үз урыннары булырга тиеш. Үз хокукларыбызны коралсыз яулап алу буенча мөхтәрәм Махатма Ганди тәгълиматы үрнәк була ала. Әлеге көндә советизм, необольшевизм, манкортлык, үшәнлек, бәрәңгечелек рухы белән сугарылган район-шәһәр, тармак, дубляж гәзитләреннән алып, иң радикаль юнәлештәге басмаларга кадәр татар матбугаты язгы ташкын, гандизм теориясен киң яктыртырга, милләткә сеңдерергә бурычлы.
Татар кешесе һич кимендә дүрт тел үзләштерерә тиеш: татар, төрек, гарәп, инглиз телләрен. Урыс теле аша гына татар беркайчан да дөнья цивилизациясе югарылыгына чыга алмаячак. Моңа урыс теленең потенциалы да, җирлеге дә, халыкара абруе да юк. Әмма әлегә ул безгә көндәлек тормышта кирәк булачак. Сабый баланы бишектән үк, татар телендә тәрбияләү ата-ананың изге бурычы. Чит телләр туган телне тулысынча үзләштергәннән соң гына өйрәнелә башлый.
Әгәр татар халкы үзен милләт итеп саклап каласы, дөнья цивилизациясенә сизелерлек өлеш кертәсе, үзенең барлыгы белән башкаларны куандырасы килә икән, тайпылышсыз түбәндәге кануни кагыйдәләрне үтәргә тиеш.
1. Татар кешесе үзенең тәгълимати һәм гамәли эшендә Коръән Кәрим, Сөннә, хәдисләргә, шәригатъ кануннанрына; төрек кавеменең, татар милләтенең гасырлар сынавы үткән гореф-гадәтләренә, саф халыкчанлык принципларына таянып яши.
Мөселманлыкка әле чыга алмаган, теге яки бу сәбәпләр аркасында аннан читләшкән, йә башка дини тәгълиматка ияргән татар кешесе исламны ихтирам итә, урыс чиркәве һәм башка яһүди-нәсара тәгълиматлары белән бәйләнешкә бармый.
2. Намазлымы әллә намазсызмы, иртән уянып күз ачу белән, беренче чиратта, гомуммилләт ихтияҗлары, аның хәвефсезлеге турында уйлап, көндәлек бурычларын билгели. Гомуммилләт мәнфәгатьләрен шәхси мәнфәгатьләрдән өстен куя.
3. Балаларны бары туган телдә, милли мохиттә һәм ислам нигезендә генә укыта һәм тәрбияли.
4. Сабыйлар тәрбиясен милли шигърият, милли моң, авыз иҗаты нигезендә алып бара.
5. Үз телендә, үз мохитендә белем һәм тәрбия ала алмаган бер генә татар баласы калса да, моны милләт кайгысы итеп кабул итә.
6. Коръән гыйлеменең һәм дөньяви белемнең берлеген таный. Табигать кануннарын белә һәм аларны төгәл үти.
7. Рухи гариплек, манкортлык, тотнаксызлык, эчкечелек, зина кылучылык, наркомания һәм башка төр бозыклыкларга каршы аяусыз көрәш алып бара.
8. Табигатьне, тирә-як мохитне, урам, авыл, шәһәр, йорт-җирне таза, үрнәкле итеп тота. Татар милициясен тоташ әхлак милициясенә әверелдерү өчен тырыша. Татар җирендә сүгенү, тирә-якны нәҗесләү, какыру-төкерү, җәмәгать урыннарында эчү, зина кылу, әрләш-талашка берәүгә дә юл куймый.
9. Мөселман булса, мөселман булмаган, йә мөселманлыкка чыгарга теләмәгән кеше белән кан катыштырмый. Татар булса, төрки кавеменнән булмаган, йә балаларын татар итәргә теләмәгән кеше белән кан катыштырмый. Мондый очракларга җәмәгатьчелек фикерен җәлеп итә. Төрки-мөселманча яшәмәүне хәрәм саный. Хәрәм ризык, хәрәм кием, хәрәм холыктан баш тарта. Кяферләр белән алыш-биреш итүне, якын мөгамәләгә керүне зарарлы саный.
10. Татарстанда һәм Рәсәйнең 1552 елга кадәрге татарлар яшәгән җирләрендә үзен хуҗа итеп саный. Шушы җирләрдә исем-атамаларны татар телендә бирә. Шәһәр урамнарына, чишмә-суларга, урман-басуларга, таулар-сукмакларга татар исемнәре бирә. Аларны рәсми хакимият, йә җирле милли үзидарә органнарында теркәтүгә ирешә. Торган һәм яшәгән җирен татар телендә һәм милли рухта бизи.
11. Милли кием кия, милли ризык ашый. Кешеләргә игътибарлы һәм ихтирамлы, үзен тыныч, итагатьле итеп тота, әңгәмәдәшен ихтирам белән тыңлый. Хуҗаларга хас рәвештә, матур, таза кием кия, туры атлап, бөкерәймичә төз итеп йөри, үзен горур итеп тота, тәкәбберлекне кабул итми.
12. Татарны дөньяга талантлы, тырыш, рухи-әхлакый, гадел милләт итеп танытырга тырыша.
13. Татар фәлсәфәсен, татар тарихын белә һәм аларны башкаларга өйрәтә.
14. Татар милләтен төрле шивә һәм кавемнәргә бүлүне якламый. Шивә-кавем каршылыкларын матбугатта һәм мәгълүмат чаралары аша хәл итүне хупламый. Татар милләтен бер һәм бердәм төрки-мөселман милләте итеп таныту өчен көрәшә.
15. Милли спорт уеннары аша милләтебезнең рухи һәм физик сәләмәтлеге өчен тырыша. Татар милли спорт төрләрен дөньяга таныту, Татарстанның спорт буенча үз милли сәясәтен һәм халыкара командаларын булдыру өчен тырыша.
16. Рәсми дәүләт радио-телевидениесеннән тыш, бәйсез милли радио-телевидениесен булдыруга үз өлешен кертә.
17. Татар җирендә һәм татар предприятияләрендә җитештерелгән товар- продукцияне татар телендәге төргәкләрдә һәм этикетларда чыгара йә шуңа күзәтчелек итә.
18. Татарлар яшәгән җирләрдә урам, җир-су, авыл-шәһәр исемнәрен тарихи этимологик яктан дөрес булган исемнәргә кайтаруга ирешә.
19. Үз телен белмәгән, белеп тә сөйләшергә теләмәгән, аны инкарь иткән, үз милләтеннән көлгән, төрки-мөселман булмаган кеше белән катнашып, балаларына чит милләт исеме биргән, үз исем-атамасын урыслаштырган милләттәшләренә карата киеренке рухи даирә тудыра.
20. Җәмәгать траспортының эшен татар мохитенә көйли, тукталышларны, авыл, шәһәрләрне татар телендә игълан итә, самолетларда чит мәмләкәтләргә барганда-кайтканда татар телендә хезмәт күрсәтә, мәгълүматларны, рекламаны татар телендә бирә.
21. Татарстанда җитәкче урыннарда утырган, җаваплы постларны биләгән башка милләт вәкилләренә татар телен белү буенча һәр ел саен аттестация үткәрә.
22. Татар милләтенә карата ихтирамны киметә торган чыгышлар һәм адымнар ясаган милләттәшләребезне һәм башка милләт вәкилләрен кисәтә һәм гомум көлкегә чыгара.
23. Татар дәүләтен генә үз Ватаны итеп саный, мөстәкыйль Татарстан хакимиятен генә таный, татар-мөселман илбашына гына ант китерә. Татар халкының Милли Мәҗлесен барлык татар милләтенең бердәнбер вәкаләтле үзидарә органы итеп таный. Милли Мәҗлеснең җирле органнары чыгарган карарларны таный һәм аларны тормышка ашыра.
24. Гаиләсен Гаилә кодексы, шәригать кануннары, милли йолалар, гореф-гадәтләр нигезендә төзи. Ата-аналарның ризалыгын ала, ыруг-кардәшләрнең киңәшен тыңлый. Ике якның да шәҗәрәсе, рухи-әхлакый яшәеше өйрәнелә.
25. Татар белән татар арасындагы бәхәсне хәл иткәндә, бары тик татар кешесе генә арадаш була ала. Урындагы низагаларны Милли Мәҗлеснең җирле органнары һәм татар казыйлары хәл итә.

Download 130,36 Kb.

Do'stlaringiz bilan baham:
1   ...   5   6   7   8   9   10   11   12   ...   32




Ma'lumotlar bazasi mualliflik huquqi bilan himoyalangan ©hozir.org 2024
ma'muriyatiga murojaat qiling

kiriting | ro'yxatdan o'tish
    Bosh sahifa
юртда тантана
Боғда битган
Бугун юртда
Эшитганлар жилманглар
Эшитмадим деманглар
битган бодомлар
Yangiariq tumani
qitish marakazi
Raqamli texnologiyalar
ilishida muhokamadan
tasdiqqa tavsiya
tavsiya etilgan
iqtisodiyot kafedrasi
steiermarkischen landesregierung
asarlaringizni yuboring
o'zingizning asarlaringizni
Iltimos faqat
faqat o'zingizning
steierm rkischen
landesregierung fachabteilung
rkischen landesregierung
hamshira loyihasi
loyihasi mavsum
faolyatining oqibatlari
asosiy adabiyotlar
fakulteti ahborot
ahborot havfsizligi
havfsizligi kafedrasi
fanidan bo’yicha
fakulteti iqtisodiyot
boshqaruv fakulteti
chiqarishda boshqaruv
ishlab chiqarishda
iqtisodiyot fakultet
multiservis tarmoqlari
fanidan asosiy
Uzbek fanidan
mavzulari potok
asosidagi multiservis
'aliyyil a'ziym
billahil 'aliyyil
illaa billahil
quvvata illaa
falah' deganida
Kompyuter savodxonligi
bo’yicha mustaqil
'alal falah'
Hayya 'alal
'alas soloh
Hayya 'alas
mavsum boyicha


yuklab olish