"Amirxoniya" ma'rifat fondi Ildus Amirxon Tatar hayoti (huquqiy o'zgarishlar) Qozon-Naberejnye Chelni, 1997 yil


Милли мәктәпне оештыру һәм аның белән идарә итү принциплары



Download 130,36 Kb.
bet31/32
Sana20.06.2022
Hajmi130,36 Kb.
#682979
1   ...   24   25   26   27   28   29   30   31   32
Bog'liq
Amirxoniya ТАТАР

6. Милли мәктәпне оештыру һәм аның белән идарә итү принциплары
6.1. Милли мәктәп “мәгариф - халык һәм дәүләт эше” дигән принциптан чыгып оеша. Ягъни дәүләт һәм халык мәгарифе вазыйфаларын түбәндәгечә бүлешә:
- халык мәгарифе -
- - татар милли мәгариф системасын төзү һәм аны гамәлгә кую;
- - милли белем стандартларын булдыру, аларны матди һәм финанс яктан тәэмин итү;
- - милли белем стандартларына кергән фәннәрнең укытылыш сыйфатына күзәтчелек итү;
- - милли мәгариф хезмәткәрләренең конституцион хокукын яклау;
- дәүләт мәгарифе -
- - гражданнарның белем алуга конституцион хокукын тәэмин итү;
- - дәүләт белем стандартларын булдыру, аларны матди һәм финанс яктан тәэмин итү;
- - дәүләт белем стандартларына кергән фәннәрнең укытылыш сыйфатына күзәтчелек итү;
- - дәүләт белем стандартларына кергән фәннәрне алып баручы мәгариф хезмәткәрләренең конституцион хокукын тәэмин итү.
6.2. Халык һәм дәүләт мәгариф органнары белән вазыйфалар бүлешү үзара килешүләр нигезендә башкарыла. Бу очракта татар мәгарифе милли-дәүләти статуска ия.
Дәүләт мәгариф органнары халык мәгарифен танымаган очракта, милли мәгариф дәүләт вазыйфаларын үз өстенә ала.
6.3. Татарстанның бүгенге дәүләти халәтен исәпкә алганда, татар мәгарифе өч юнәлештә хәрәкәт итәргә мәҗбүр.
Беренче юнәлеш. Рәсәйнең унитар дәүләтчелеге шартларында татар милләтенең туган телдә укуга конституцион хокукын гамәлгә ашыру. Ягъни Рәсәй унитар мәгариф структурасында татар балалар бакчалары, татар мәктәпләре, татар махсус уку йортлары булдыру. Бу юнәлеш татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә Рәсәй дәүләтчелегенең хокукый нигезенә корыла һәм татарның дәүләтчелек сыйфатларын билгеләми.
Икенче юнәлеш. Рәсәйнең федератив төзелешен исәпкә алып, Татарстанның дәүләт суверенитетына, аның Федерациядәге аерым статусына нигезләнеп, Татарстан дәүләт мәгариф системасын булдыру. Бу системаның төп үзенчәлеге- Татарстанда татар, урыс, чуаш мәктәпләре дигән төшенчә юк, ә бәлки нинди телдә укытуга карамастан, Татарстан дәүләт мәктәпләре генә бар. Татарстанның югары уку йортлары да әкренләп шушы сыйфатка керә. Бу система Татарстан дәүләт идеологиясе нигезенә корыла һәм җөмһүриятебезнең дәүләти йөзен билгели. Шул ук вакытта Рәсәй федераль мәгариф системасының мөстәкыйль өлеше булып тора.
Өченче юнәлеш. Халыкара милли үзбилгеләнү хокукына таянып, татар милли мәгариф системасын төзү. Бу система дәүләт статусына ия түгел. Ул дөнья буйлап сибелеп яшәгән татарны мәгърифәт аркылы бер милләт булып оештыру өчен төзелә, унитар һәм дәүләт мәгариф системаларының милли йөзен билгели. XIX гасыр урталарында барлыкка килгән бу система революциягә кадәр яшәп килә һәм татар халкын милләт буларак саклап калуда хәлиткеч роль уйный. Бу юнәлешне үстерүгә, хәтта, мөстәкыйль моноэтник милли дәүләтләр зур әһәмият бирәләр.
6.4. Татар мәктәбе элитар нигездә оеша алмый, ул үзенең гыйльми һәм тәрбияви вазыйфаларын балаларның һәм шәкертләрнең шәхси сәләт үзенчәлекләреннән чыгып кына башкара.
6.5. Милли мәктәп татар мәгарифенең бөтенлеген һәм өзлексезлеген тәэмин итә. Бөтенлек принцибы шуннан гыйбарәт: милли мәктәп нинди генә органнарга һәм оешмаларга карамасын, белем һәм тәрбия бирүне бер үк рухи-дөньяви, милли-дәүләти нигездә алып бара. Өзлексезлек принцибы исә, кешенең шәхес буларак формалашуын, ана карынына салынганнан алып, галим булып җитешкәнчегә кадәр бер тоташ программа нигезендә алып баруны күздә тота. Һәр шәхеснең сәләт юнәлешендә үз профессиональ баскычы һәм белгечлек басмалары бар. Ягъни, шәхес баскыч ысулы (Марсель Хәйртдин фикере) нигезендә формалаша. Бу очракта бер баскычтан икенче баскычка күчү, бер басмадан икенчесенә сикерү рөхсәт ителми.
Баскычның бер басмасыннан икенчесенә күчү имтиханнар һәм һөнәр-белгечлек таныклыклары аркылы тәэмин ителә.
6.6. Унитар дәүләт мәктәбеннән милли мәктәпкә күчкән очракта, һәр шәкерткә үз баскычы, үз басмасы тәкъдим ителә. Кирәк булганда, махсус әзерлек (адаптация) сыйныфы оештырыла.
6.7. Милли мәктәптә унитар мәгариф һәм фән системасында алган исем-дәрәҗәләр гамәлдә түгел. Аларны гамәлгә кертү өчен мәхәллә мәктәбе, дарелголум яисә дарелфөнүн шураларының рөхсәте сорала.
6.8. Милли мәгариф системасына кергән һәр мәктәпнең үз низамнамәсе эшләнә. Низамнамә, нигездә, түбәндәге өлешләрдән тора:
- мәктәпнең рәсми атамасы, хокукый статусы;
- максаты һәм бурычлары;
- төзелеш принциплары;
- идарә системасы;
- матди һәм финанс тәэминат чыганаклары.
6.9. Милли мәктәп тулы һәм мөстәкыйль милли мәгариф системасының аерылгысыз бер өлеше булып тора. Үзенең мөстәкыйльлеген һәм үзенчәлеген саклаган хәлдә, ул милли мәгариф концепциясенә нигезләнеп эшли.
6.10. Милли мәктәп укыту-тәрбия процессында “шәкертнең шәкерте- шәкерт” принцибына таяна. Ягъни, һәр мөгаллим үз шәкертен, һәр шәкерт үз мөгаллимен сайлый. Югарырак баскыч шәкертләре түбәнрәк баскыч шәкертләре өчен мөгаллимлек вазыйфаларын башкаралар.

Download 130,36 Kb.

Do'stlaringiz bilan baham:
1   ...   24   25   26   27   28   29   30   31   32




Ma'lumotlar bazasi mualliflik huquqi bilan himoyalangan ©hozir.org 2024
ma'muriyatiga murojaat qiling

kiriting | ro'yxatdan o'tish
    Bosh sahifa
юртда тантана
Боғда битган
Бугун юртда
Эшитганлар жилманглар
Эшитмадим деманглар
битган бодомлар
Yangiariq tumani
qitish marakazi
Raqamli texnologiyalar
ilishida muhokamadan
tasdiqqa tavsiya
tavsiya etilgan
iqtisodiyot kafedrasi
steiermarkischen landesregierung
asarlaringizni yuboring
o'zingizning asarlaringizni
Iltimos faqat
faqat o'zingizning
steierm rkischen
landesregierung fachabteilung
rkischen landesregierung
hamshira loyihasi
loyihasi mavsum
faolyatining oqibatlari
asosiy adabiyotlar
fakulteti ahborot
ahborot havfsizligi
havfsizligi kafedrasi
fanidan bo’yicha
fakulteti iqtisodiyot
boshqaruv fakulteti
chiqarishda boshqaruv
ishlab chiqarishda
iqtisodiyot fakultet
multiservis tarmoqlari
fanidan asosiy
Uzbek fanidan
mavzulari potok
asosidagi multiservis
'aliyyil a'ziym
billahil 'aliyyil
illaa billahil
quvvata illaa
falah' deganida
Kompyuter savodxonligi
bo’yicha mustaqil
'alal falah'
Hayya 'alal
'alas soloh
Hayya 'alas
mavsum boyicha


yuklab olish