"Amirxoniya" ma'rifat fondi Ildus Amirxon Tatar hayoti (huquqiy o'zgarishlar) Qozon-Naberejnye Chelni, 1997 yil



Download 130,36 Kb.
bet5/32
Sana20.06.2022
Hajmi130,36 Kb.
#682979
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   32
Bog'liq
Amirxoniya ТАТАР

4. Татар халкының яңарыш тәгълиматы
4.1. Төп билгеләмәләр
Татар милләте - үзен һәм туган телен татар, Татарстанны мөстәкыйль милли дәүләт, Рәсәй җирлегендә яшәгән төбәкләрен тарихи ватаннары дип санаган, үзенең бербөтен милли үзидарә структураларын булдырган һәм алар кабул иткән канун-карарларга нигезләнеп яшәгән инсаннар берлеге.
Татар халкы - үз язмышын татар милләте белән бәйләгән, татарның тарихи ватаннарында дәүләтчелекләрен торгызуга, кайда яшәүләренә карамастан, милли үзидарә структураларын булдыруга хокукын таныган, татар телен белгән, йә үз иткән, аны Татарстанның бердәнбер дәүләт теле итеп таныган инсаннар берләшмәсе.
Татарның төп шивәсе - үзен татар милләте вәкиле дип санаган, рәсми татар телендә сөйләшкән, исламны үзенең рухи-әхлакый, матди-социаль яшәү кануны иткән инсаннр берлеге.
Татарның аерым шивәсе - үзен татар милләте яки татар халкы вәкиле итеп санаган, татар теленең рәсми булмаган аерым диалектларында сөйләшкән, традицион исламнан бүтән дини-әхлакый тәгълимат йогынтысында яшәгән инсаннар берлеге.
Шимал төрекләре - төрки телләрдә сөйләшкән, төркичә яшәгән, төрки телне, төркичә яшәү рәвешен торгызырга омтылган һәм шушы юнәлештә гамәл кылган Бөтенрәсәй төрекләре.
Яһүди-нәсара цивилизациясе - Ислам кануннарының яһүди һәм нәсара тайпылышында барлыкка китерелгән дөньякүләм яшәү рәвеше. Тыштан Муса һәм Гайсә пәйгамбәрләр тарафыннан вәхи ителгән Коръән Кәримнең Тәүрәт һәм Инҗил нөсхәләренә яисә Иблис вәсвәсәсенә (атеизм, материализм, социал-прагматизм, монафикълыкка) таяна. Бүгенге көндә глобаль йогынтыга ия. Төрки дәүләтләргә, хәтта традицион мөселман илләренә дә үтеп кергән. Әлегә аның тискәре йогынтысына каршы торырлык ике илаһи көч - хак мөселман дөньясы һәм саф милләтчелек.
Төрки-ислам цивилизациясе - Исламның һәм төрки халыкларның рухи-әхлакый кануннарына, матди-социаль яшәү рәвешенә нигезләнеп корылган гомумкешелек кыйммәтләренең төзек һәм камил системасы.
Суперэтнос - килеп чыгышлары белән ошаш, төрле төбәкләрдә яшәүче тугандаш этносларның тотрыклы тупланмасы.
Этнос - тарихи-мәдәни мираслары бер, ошаш телләрдә сөйләшүче, бер төбәктә яшәүче милләтләр, йә халыкларның тотрыклы тупланмасы.
Кабилә - тугандаш ыругларның тотрыклы берләшмәсе (җиденче буыннан күренгән буынга кадәр).
Ыруг - тугандаш гаиләләрнең тотрыклы берлеге (җиденче буынга кадәр).
Гаилә - иң якын туганнарның тотрыклы союзы (өченче буынга кадәр).
Кавем - дини, милли, этник аралашулардан барлыкка килгән, әмма нинди дә булса ыруг-кабилә тирәсендә тупланып яшәгән тотрыксыз этносоциаль төркем.
Мәҗүсилек - Аллаһы Тәгаләдән башка кемсәләргә һәм нәмәстәләргә табыну: кояшка, айга, йолдызларга, потларга, шәхесләргә, фиркаләргә, сыннарга, исем-дәрәҗәләргә, акча, мал һәм шулар ише дөньяви кыймәтләргә; күпаллалык, хорафатлык, күрәзәчелек.
Кяферлек - алласызлык, динсезлек, монафикълык; инсаннарга пәйгамбәрләр аркылы Аллаһы Тәгалә тарафыннан иңдерелгән Китапларны инкарь итү, аларны бозып гамәл кылу, Исламга карата дошманлык.
Прагматизм (социал-прагматизм) - дөньяви максатлардан чыгып, рухи-этник кыйммәтләрне корбан итү яки бәясезләндерү бәрабәренә матди-социаль кыйммәтләргә корылган ришвәти сәясәт.
Монафикълык - дөньяви максатларда дин белән ришвәт кылу, хак динне эчтән җимерү.
Фарыз - шул гамәлдер ки, аны кылган кеше саваплы, кылмаган кеше гөнаһлы булыр. Аның фарызлыгына ышанмаган кеше кяфер булыр.
Ваҗип - шул гамәлдер ки, аны кылган кеше саваплы булыр, кылмаган кеше гөнаһлы булыр, аның ваҗиблыгына ышанмаган кеше зур гөнаһлы булыр.
Сөннәт - шул гамәлдер ки, аны кылган кеше саваплы булыр әмма кылмаган кеше гөнаһлы булмас. Ләкин Мөхәммәд галәйһиссәламның шәфәгатенә лаек булмас.
Мөстәхәб - шул гамәлдер ки, аны кылган кеше саваплы булыр, әмма кылмаган кеше гөнаһлы да булмас, кыямәт көнне шелтә дә алмас.
Хәрәм - шул гамәлдер ки, аны кылган кеше зур гөнаһлы булыр, аны хәләл дигән кеше кяфер булыр.
Мәкруһ - шул гамәлдер ки, аны кылган кеше гөнаһлы булыр. Аны дөрес дигән кеше дә гөнаһлы булыр.
Мөстәкрәһ - шул гамәлдер ки, аны кылган кеше гөнаһлы булмаса да, әдәпсезлек кылган булыр.
Хәләл - фарыз, ваҗип, сөннәт, мөстәхәб гамәлләргә корылган саваплы эш. Шул саваплы эш өчен дөнья һәм ахирәт бүләкләре.
Савап - ахирәт оҗмахына юл ача торган дөньялыкта кылган күркәм эш һәм яхшы ният.
(Фарыз, ваҗип, сөннәт, мөстәхәб, хәрәм, мәкруһ, мөстәкрәһ төшенчәләре Әхмәтһади Максудиның “Гыйбадәти исламия” исемле җыентыгыннан алып бирелде).

Download 130,36 Kb.

Do'stlaringiz bilan baham:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   32




Ma'lumotlar bazasi mualliflik huquqi bilan himoyalangan ©hozir.org 2024
ma'muriyatiga murojaat qiling

kiriting | ro'yxatdan o'tish
    Bosh sahifa
юртда тантана
Боғда битган
Бугун юртда
Эшитганлар жилманглар
Эшитмадим деманглар
битган бодомлар
Yangiariq tumani
qitish marakazi
Raqamli texnologiyalar
ilishida muhokamadan
tasdiqqa tavsiya
tavsiya etilgan
iqtisodiyot kafedrasi
steiermarkischen landesregierung
asarlaringizni yuboring
o'zingizning asarlaringizni
Iltimos faqat
faqat o'zingizning
steierm rkischen
landesregierung fachabteilung
rkischen landesregierung
hamshira loyihasi
loyihasi mavsum
faolyatining oqibatlari
asosiy adabiyotlar
fakulteti ahborot
ahborot havfsizligi
havfsizligi kafedrasi
fanidan bo’yicha
fakulteti iqtisodiyot
boshqaruv fakulteti
chiqarishda boshqaruv
ishlab chiqarishda
iqtisodiyot fakultet
multiservis tarmoqlari
fanidan asosiy
Uzbek fanidan
mavzulari potok
asosidagi multiservis
'aliyyil a'ziym
billahil 'aliyyil
illaa billahil
quvvata illaa
falah' deganida
Kompyuter savodxonligi
bo’yicha mustaqil
'alal falah'
Hayya 'alal
'alas soloh
Hayya 'alas
mavsum boyicha


yuklab olish