"Amirxoniya" ma'rifat fondi Ildus Amirxon Tatar hayoti (huquqiy o'zgarishlar) Qozon-Naberejnye Chelni, 1997 yil


Татар имласын булдыру принциплары



Download 130,36 Kb.
bet8/32
Sana20.06.2022
Hajmi130,36 Kb.
#682979
1   ...   4   5   6   7   8   9   10   11   ...   32
Bog'liq
Amirxoniya ТАТАР

4.4. Татар имласын булдыру принциплары
Татар язма графикасы турында бәхәсләр күптән бара. Бәхәснең нигезле икәнен аңлатып та торасы юк. Дәлилләр җитәрлек, сәбәбе барыбызга да мәгълүм. Әмма татар язма графикасы нинди булырга тиеш дигән мәсьәләдә фикер бердәмлеге юк. Бу табигый хәл. Чөнки татар халкының үсеш юлы гаять дәрәҗәдә катлаулы һәм каршылыклы. Һәркем үзенең генетик хиссятеннән, тарихи этносоциаль аңыннан чыгып фикер йөртә. Дөрес, соңгы вакытта җәмәгатьчелек латин алфавитына авышты булса кирәк. Моңа нигез дә юк түгел. Беренчедән, кириллица безнең телебез кануннарына җавап бирми, башлыча урыслаштыру сәясәтен үти. Икенчедән, гарәп әлифбасын да безнең телгә җайлаштыру җиңел түгел. Өченчедән, латин алфавиты безнең телебез кануннарына якынрак тора. Дүртенчедән, латин алфавитына бүген бөтен Көнбатыш цивилизациясе нигезләнгән. Әмма, язу графикасы, кадерле булса да, бәләкәйләнеп калган киемне алмаштыру түгел, ә халыкларның тирән тарихи борылыш ясаганда ИМАН яңартуның мөһим адымы. Мәсәлән, славяннарда кириллицага күчү Рум империясенең ике - Көнбатыш һәм Көнчыгыш өлешләргә бүленүе белән бәйләнгән. Бу бәйленеш белән беррәттән христианлык та ике юнәлеш ала: католицизм һәм православие. Католицизмның изге китаплары грек-латин телендә калса, православие өчен инде башка графика кирәк була. Бу эшкә славян миссионерлары Кирилл һәм Мефодий алына. Кириллица нигезендә борынгы чиркәү язуы барлыкка килә. Ә инде Византия җимерелеп, аның варисы булып урыс дәүләте калгач, православие миссиясе аңа күчә. Озак еллар буе, борынгы чиркәү язуы әле үзенең традицион калыпларында яшәгән дәүләтнең рухи һәм матди бердәмлегенә һәм ныклыгына хезмәт итә. Ә инде дәүләт масаеп китеп, үзен өченче Рум итеп игълан иткәч, дин дә хаким көчләрнең ялчысына әйләнә. Дөнья өстеннән хакимлеккә омтылган дәүләткә диннең рухы түгел, көчләү сәләте кирәк була. Радонежский - Саровскийлар урынына Данииллар, Макарийлар килә. Никон реформасы чиркәүнең рухын тәмам актарып ташлый һәм ихлас диндарлыкны көчләп чукындыруга кайтарып калдыра. Бу юнәлеш Гурий, Канашевич, Пуришкевич, Ильминский, Маловларны тудыра. Империя чорына яраклаштырылган бу реформалар нигезендә Византия-Болгариядән килгән борынгы чиркәү язуы да “килмешәк” дип игълан ителә һәм “гражданский шрифт” ка алмаштырыла.
Урыс дәүләте христиан динен кабул иткәнче берничә дистә ел элек төбәкнең икенче ягында Болгар дәүләте Ислам динен кабул итә. Икенчел, өченчел юл белән түгел, турыдан-туры дөнья цивилизациясе үрнәге булган Хәлифәттән. Болгарларның да язмышында кискен борылыш ясала. Борынгы рун язуы гарәп язуы белән алмаштырыла. Кыйблабыз Мәккә һәм Мәдинәгә юнәлә. Дөньяга килү газап белән булган кебек, халыкның иманын яңарту да җиңел генә бирелми.
Урыс дәүләтендә дә мондый борылыш җиңел генә бармый. Ә менә аның каравы, бу дәүләтләр үсә, чәчәк ата. Бер төбәкнең ике дәүләте ике цивилизациянең ике гүзәл җимешенә әверелә һәм дөнья халыкларында соклану тудыра.
Тарихтан мондый мисалларны байтак китерергә мөмкин булыр иде. Әмма әйтәсе фикер шул. Дин, милләт, дәүләт, тел, алфавит (әлифба) мәсьәләләре бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән һәм аларны аерым-аерым карау зур хата булыр иде. Шушы күзлектән караганда, безнең латин имласына күчәргә тырышуыбыз үтә беръяклы булуы мөмкин. Урыс әйтмешли, “шило на мыло” кебек. Латин имласы белән гарәп имласы ике төр цивилизациянең җимеше. Без дөньяга төрки-мөселман цивилизациясе аркылы танылганбыз. Кыйблабыз да шуңа юнәлгән. Латин имласы исә бүген яһүди-нәсара цивилизациясенә хезмәт итә. Бөек Болгар, Алтын Урда да, Шәрекъ һәм Мәгрип дөньясына үрнәк булырлык дәүләтләр булып, Ислам динен кабул иткәч кенә оешалар. Ә инде таркалулары бу дәүләтләрдә Ислам диненең какшавы белән бәйле. Казан ханлыгы да, әйтеп үтелгәнчә, шушы таркалу чорына эләгә.
Җыеп әйткәндә, динсез милләт, милләтсез дәүләт, дәүләтсез тел, телсез шәхес була алмый. Һәм алфавит (әлифба) шушы күзлектән чыгып кабул ителгәндә генә, милләткә һәм шәхескә хезмәт итә ала. Шулай булмаганда без таркалып бетәчәкбез. Барлык халыклар, шул исәптән татар халкы да, диннәре булганда гына дәүләтле булганнар. Диндар кешеләр идарә иткәндә генә бәхетле була алганнар. Диннәре зәгыйфьләнгәч кенә, рухлары зәгыйфьләнгән, диннән ваз кичкәч кенә дәүләтләре җимерелгән, Алла колы булудан ваз кичкәч кенә кешеләр адәм һәм мал колына әверелгәннәр. Бигрәк тә бу шималь төркиләренә хас. Мәҗүсилектән чыгып җитмәгәнлектән, бик тиз динсезгә әйләнгәннәр. Шуңа күрә, Төркиядән кала, бер генә төрки халыкның да үз дәүләте калмаган. Бүген исә иманга кайтып әкренләп дәүләтләрен торгызып киләләр. Татар гына әле ике дөнья арасында буталып, үз кыйбласын таба алмый интегә.
Шулай да бүгенге шартларда гарәп имласына күчәргә кирәк дигән нәтиҗә ясарга да ашыкмыйк. Мәсьәлә шактый катлаулы. Яшәү хәләтебез әлегә Көнбатыш цивилизациясе белән нык бәйләнгән. Төрки халыкларының шәҗәрәсе бик тирәннән башлана. Нурихан Фәттах үзенең “Шәҗәрә” исемле хезмәтендә моны тирән дәлилләп күрсәтә. Әмма тагын да тирәнгә төшеп карасак, барлык төр язуларның борынгы финикия язуыннан аерылып-үсеп чыгуын күрәбез. Шул ук вакытта финикия теленең семит теле икәнен дә онытмыйк. Финикия теленнән арамий язуы барлыкка килә. Бу язулардан ике төп тармак хасил була. Сулдан уңга языла торган көнбатыш тармагы - грек, латин һәм латинга нигезләнгән бүгенге Аурупа язулары һәм уңнан сулга языла торган сирия, яһүд, гарәп язулары. Бу төркемгә борынгы төркиләрнең рун язуы да керә.
Шулай итеп, Көнчыгыш һәм Көнбатыш финикия язуына барып тоташа һәм без үзебезне, башка күп кенә халыклар кебек, шушы ике цивилизациянең чишмә башында итеп күрә алабыз. Шушы күзлектән караганда, безнең өчен гарәп һәм латин юнәлеше дә бер кебек. Әйе, матди культурабызга килгәндә, латин графикасы кулайрак күренә. Әмма, рухи кыйблабызга килгәндә, эш башкачарак тора. Монда диннәрнең йогынтысын исәпкә алмый булмый, чөнки ул халыклар язмышында искиткеч зур роль уйный.
Галимнәребезнең һәм зыялыларыбызның күпчелеге Көнбатыш цивилизация тарафдарлары буларак, латин юнәлешен яклыйлар. Әмма, язу графикасының ИМАН ачкычы икәнлеген дә хәтердән чыгармыйк. Шушы күзлектән караганда гына, имла эзләүдә дөрес юнәлеш алып була.
Әйтеп үткәнчә, дин белән язу графикасының бәйләнеше искиткеч тирән. Мәсәлән, Тәүрәт, Инҗил, Коръән көнчыгыш юнәлештәге семит телләрендә иңдерелә. Ә иң әһәмиятлесе, Көнчыгыш һәм Көнбатыш язулары матди һәм рухи юнәлеш белән аерылалар. Сулдан уңга язуда, нигездә, матди, уңнан сулга язуда рухи өстенлек алга чыга. Шулай итеп, Көнбатыш матди, Көнчыгыш рухи цивилизация юлыннан китә. Шуның белән бергә мәгърип-шәрекъ каршылыгы да туа.
Ә бүгенге шартларда имла мәсьәләсендә безгә нишләргә соң?
Беренчедән, әлегә төрле койрык, нокта, хәрәкәләр өстәп яңа ясалма алфавит эшләп маташудан файда юк. Алфавит булдыру өчен әлегә безгә илаһи гыйлем җитми. Икенчедән, хәрәбәләр хәленә китерелгән телебезгә тирән лингвистик анализ ясап, аның терминологик һәм фонетик стандартларын булдырырга кирәк. Шуннан соң гына язу графикасы стандарты барлыкка килә ала. Югыйсә, черегән тешкә алтын таҗ кидерүнең мәгънәсе юк. Әлегә татар авазына кириллицада, латинда, гарәптә транскрипция бирү дә җитә.
Әлбәттә, беренче чиратта, телебезгә үтеп кергән баскын хәрефләрдән арынырга кирәк. Кириллицада алар кимендә тугыз. Телебез кануннарына туры килмәгән һәр хәреф, һәр аваз аңа җимергеч тәэсир ясый. Алфавитта хәрефләр артыннан һич тә куылырга ярамый. Алар күбрәк булган саен башка телләрнең агрессиясе уңышлырак булган дигән сүз. Мәсәлән, Тәүрәт язылган борынгы яһүд алфавиты барлыгы 22 хәрефтән тора. Чөнки ул мисыр язуы йогынтысында рухи һәм галәми асылын саклап калган. Нык үскән телләрнең алфавитында да хәрефләр саны 25 - 29 дан артмый. Мәсәлән, латин алфавиты - 25, инглиз, рун (борынгы төрки) - 26, гарәп - 28, төрек -29 хәреф тәшкил итә. Берникадәр башка телләр (төрки, латин) басымына бирелгән урыс алфавитында - 33 хәреф. Ә гарәп, фарсы, латин, урыс йогынтысына нык бирешкән татар алфавитында хәрефләр саны 39 га, хәтта, 42 гә җитә. Татар теленең нык җимерелүе дә шуннан килә. Бүгенге “Яңалифкә” дә 34-35 хәреф тәкъдим ителә. Бу әле безнең телебезне торгызу мәсьәләсендә камиллектән шактый ерак торуыбызны күрсәтә.
Шулай да язу графикасын кабул иткәндә әлифбаның “әлиф” һәм “би” дән, алфавитның “альфа” белән “беттадан” ясалуын онытмыйк. Монда тирән мәгънә ята. Бүген бары латин графикасы белән генә мавыкмыйча, мәктәпләрдә төрек, гарәп һәм инглиз телләрен өйрәтүгә күбрәк әһәмият бирергә кирәк.
Йомгаклап әйткәндә, башта телебезнең сүз һәм аваз стандартларын булдырырга тиешбез. Шуннан соң гына милләтебезнең рухына һәм матди культурасына ярашлы язу графикасы килеп туачак.
Татар халкы кыйбласын табып, үз җирлегендә Шәрекъ һәм Мәгърип цивилизацияләре синтезы нигезендә үзенең тарихи вазыйфасын үтәргә тиеш. Моңа аның потенциаль көче бар. Бары аны хәрәкәткә китерегә генә кирәк.

Download 130,36 Kb.

Do'stlaringiz bilan baham:
1   ...   4   5   6   7   8   9   10   11   ...   32




Ma'lumotlar bazasi mualliflik huquqi bilan himoyalangan ©hozir.org 2024
ma'muriyatiga murojaat qiling

kiriting | ro'yxatdan o'tish
    Bosh sahifa
юртда тантана
Боғда битган
Бугун юртда
Эшитганлар жилманглар
Эшитмадим деманглар
битган бодомлар
Yangiariq tumani
qitish marakazi
Raqamli texnologiyalar
ilishida muhokamadan
tasdiqqa tavsiya
tavsiya etilgan
iqtisodiyot kafedrasi
steiermarkischen landesregierung
asarlaringizni yuboring
o'zingizning asarlaringizni
Iltimos faqat
faqat o'zingizning
steierm rkischen
landesregierung fachabteilung
rkischen landesregierung
hamshira loyihasi
loyihasi mavsum
faolyatining oqibatlari
asosiy adabiyotlar
fakulteti ahborot
ahborot havfsizligi
havfsizligi kafedrasi
fanidan bo’yicha
fakulteti iqtisodiyot
boshqaruv fakulteti
chiqarishda boshqaruv
ishlab chiqarishda
iqtisodiyot fakultet
multiservis tarmoqlari
fanidan asosiy
Uzbek fanidan
mavzulari potok
asosidagi multiservis
'aliyyil a'ziym
billahil 'aliyyil
illaa billahil
quvvata illaa
falah' deganida
Kompyuter savodxonligi
bo’yicha mustaqil
'alal falah'
Hayya 'alal
'alas soloh
Hayya 'alas
mavsum boyicha


yuklab olish