3. Бүгенге заманда татарны милләт буларак бетерү юллары
1986 ел апрель инкыйлабы татарны тарихи үсеш перспективасы буенча ике юл чатына куйды. Беренче юл - кыйбласы Шәрекъкә төбәлгән төрки - ислам цивилизациясе, икенчесе - кыйбласы Мәгърипкә юнәлгән яһүди-нәсара цивилизациясе. Рәсәй берникадәр каршылыкны җиңеп, икенче юлны сайлады. Әлбәттә, башка халыкларны да шушы юлга өстери. Әмма татарны бу юлда өченче җитди сынау көтә. Монысының тагы да куркынычрак булуы ихтимал. Чөнки тупас материализмнан аермалы буларак, монда дингә, милли яңарышка ачыктан-ачык көрәш алып барылмый. Киресенчә, дини, милли оешмаларны рәсми хакимияткә буйсындру, ягъни, Рәсәй дәүләт стратегиясенә эшләтү сәясәте алга сөрелә.
Көнбатышның социал-прагматик яшәү рәвеше әкренләп, әмма эзлекле рәвештә җәмгыятнең барлык күзәнәкләренә үтеп кереп бара. Татарга тыштан мөселман булырга, үз мәктәпләрендә укырга рөхсәт ителсә дә, эчтән аны яһүди-нәсара яшәү рәвешенә куып кертү максаты куела. Ягъни, татар йомыркасының кабыгы, эчтә яһүди-нәсара чебие җитлегеп җиткәнче, төрки-мөселман булып кала әле. Чеби чыгып җиткәч, кабыгының кирәге калмый.
Рәсәй исә үзенең дәүләт идеологиясе итеп православиене көчәйтеп килә. Ул дәүләтнең барлык структураларына үтеп кереп бара. Төрки-ислам дөньясының төньяк форпосты булган Идел-Урал төбәгенә аерым икътибар бирелә. Чөнки бу төбәк Рәсәйне тулысынча урыслаштыру һәм христианлаштыру өчен төп киртә булып кала бирә.
Шуңа күрә, ашыгыч рәвештә, Казан яны Зөя (Свияжск) шәһәре торгызыла. 1551 елда аны татар илен буйсындыру өчен Мәскәү патшасы урыслардан төзетсә, бүген исә Казан патшасы кулы белән татарлардан төзетмәкче була. Гел татардан диярлек торган Татарстан хөкүмәте уналтынчы гасырның тарихи һәйкәлләрен торгызу сылтавы белән бу эшкә кереште дә инде. Моңа кадәр Казанны алу хөрмәтенә Колшәриф мәчете хәрәбәләре өстенә салынган Благовещение соборы да алтын тәреләргә күмелде. Бүген анда, Татарстан президенты сарае белән янәшә, төбәк епархиясе урнашырга җыена. Димәк Казан Кремле тулысы белән урыс православие чиркәве кулына күчә. Җимерелгән мәчетләр өстенә салынган урыс чиркәүләренең гөмбәзләрендә дә алтын уйный. Иртәдән кичкә кадәр татар мәркәзе Казан өстендә чиркәү чаңы яңгырый. Шулай итеп, төбәкне колонизацияләүдә хәлиткеч роль уйнаган Зөя һәм Казан чиркәүләренә яңадан чукынып һәм урыслашып бетмәгән татар белән башкортның иманын алу йөкләтелә.
Шул ук максаттан чыгып, төбәкне (бигрәк тә, Казанны) дөньяның һәр тарафыннан төрле яһүди-нәсара секталары тутырды. Аларга мәдәният сарайлары, уку йортлары, мәктәпләр бирелә. Һәр дивар, һәр багана шушы секталарга чакыра. Дәһрилек чорында кыйбласын җуйган татар яшьләре дә шушы тозакка эләгә. Мәктәп программаларына урыслаштыру белән беррәттән христианлаштыру вазыйфасы йөкләтелгән. Күпчелек татар балалары шушы программалар нигезендә укый. Татар мәктәпләре дә читтә калмаган. Чөнки урыс әдәбияте, тарих дәреслекләре шул ук рухта тәрбияли, Татарстан хөкүмәте рөхсәте белән яһүди-нәсара рухындагы уку йортлары, университетлар, академияләр ачыла, төрле оешмалар төзелә. Аның мөстәкыйль тәрбия, мәгариф һәм фән системаларын төзүгә һәръяклап киртә куела. Татар баласына, татар яшьләренә яһүди-нәсара системасын сайлаудан башка чара калмый. Шуңа күрә муенга тәре тагу тоташ чиргә әйләнеп бара. Хәтта аны президентыбыз белән зыялыларыбызга да тактылар. Ике башлы каракош сүрәте ислам нурына пәрдә булып тора.
Христиан дине Рәсәйнең дәүләт идеологиясе югарылыгына күтәрелгәндә, ислам дине дәүләттән аерылган хәлдә кала бирә. Бигрәк тә Идел-Урал төбәгендә. Хәтта ул милли идеология көченә дә керә алмый. Шималь төрекләрен дин буенча да бүлгәләү максатыннан, ике йөз ел буена Аурупа һәм Себер мөселманнарын берләштереп килгән Өфе диния нәзарәте территориаль мөфтиятләргә таркатылды. Алар белән турыдан-туры Мәскәү идарә итә. Үзе әзерләгән мөселман руханиларына яһүди-нәсара рухы сеңдерә.
Ә җирле хакимиятләр, рәсми руханилар, ялган милләтчеләр иманга кайтуны мәчетләр төзүгә, чалма-чапанга, муенга ярымай тагуга, калфак-түбәтәйгә, читек-кәвешкә кайтарып калдырырга торышылар.
Аның каравы, саф Ислам даими күзәтү астында тора. Аз гына баш күтәргәндә дә аңа кара мөһер сугыла. Кыскасы, татар халкы формасы белән төрки-мөселман, эчтәлеге белән яһүди-нәсара кавеменә әйләнеп бетергә тиеш. Аннан соң форма һәм эчтәлек аермасы үзеннән үзе юкка чыгачак.
Җыеп әйткәндә, татарны тыштан да, эчтән дә юк итүнең тулы механизмы эшләнеп килә. Татарстан суверенитеты шушы механизмның бер өлеше генә булып тора.
Кызганыч ки, бу большевизмнан да яман чиргә Татарстан хакимиятенең дә, татар галимнәренең дә, зыялыларының да, хәтта милли хәрәкәт җитәкчеләренең дә төрки-ислам карынында яралган рухи-этник иммунитеты юк.
Шул сәбәпле алар көннән-көн социал-прагматизм, демократия, көнбатышчылык сазлыгына бата баралар. Шуның нәтиҗәсе буларак, Татарстанның, бигрәк тә аның шәһәрләренең милли йөзе юк, җитәкчеләребезгә, зыялыларыбызга төрле яһүди-нәсара орденнары тарафыннан төрле “затлы” исемнәр бирелә. Татарстанда демократия исеме астында Ильминский, Малов сәясәте яңартыла. Гурий оешмалары төзелә. Канашевич, Победоносцев эшчәнлеге яктыртыла. Казанның үзәк урамнары бүген дә әле милләтебез жәлладлары исемнәрен йөртә. Милли Мәҗлес, Милли Идарә структураларын жимергән, милли дәүләтчелекне юк иткән, шуның белән Ленинда аклану эзләгән Солтангалиев “милли каһарман” дәрәҗәсенә күтәрелә. Чөнки тәхет тирәсе “милләтчеләребез” бүген дә шушы ук юлдан баралар. Ә Казанның уртасында Мулланур Вахитовка салынган иң зур һәйкәл большевизм принципларына туры калуыбызны күрсәтә.
Казан Кремле янында Муса Җәлилгә куелган һәйкәл дә милләтебезнең Рәсәй империясен саклагандагы “тиңдәшсез батырлыгын” раслый. Вахитов һәйкәле янындагы “әфганнар” пантеоны да Мәскәүгә турылыгыбызны исбат итеп тора. Татарстан хөкүмәте башка шәһәрләрдә дә мөселман кардәшләребезне меңләп кырган әфган сугышы башкисәрләренә һәйкәлләр куярга җыена. “Бөек җиңүнең” 50 еллыгын билгеләп үтүдә дә саф урыс төбәкләрен уздырып җибәрдек. Колхоз-совхоз, шәһәр-авыл, урам-мәйданнарыбыз да рухыбызга ят исемнәр йөртә. Урыслашкан, манкортлашкан, чукындырылган исемнәребез танырлык түгел. -”Ич” -”на”, -”ов”, -”ова” лар инде каныбызга сеңгән. Телебездә төрки-мөселман рухы юк. Пешекче таныклыгына кадәр Мәскәүдән алабыз. Иманнарын саткан Карамзиннар, Державиннар, Йосыповлар, Нуриевлар, Гәрәевләр, Сәгъдиевлар белән мактануыбызны дәвам итәбез. Урыс хезмәтенә яллану мактаулы гамәл санала. Ә менә иманнарын сатмыйча чабатага калган морза нәселләрен корыту әле дә дәвам итә. “Ватан сугышы”нда һәлак булганнарны дистәләгән томнан торган “Хәтер китабы”на алтын хәрефләр белән язабыз. Аның каравы, Казанны урыс явыннан саклаган каһарман бабаларыбызга куеласы һәйкәл урынына казык та какканыбыз юк. Дүрт гасыр буена татарның азатлыгы өчен көрәшкән батырларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү буенча кыл да кыймылдатмыйбыз. Урыс теле, урыс әдәбияты, урыс тарихы укытучыларының күбесе татар. Балаларны империячел урыс рухында тәрбиялиләр. Татар галимнәренең абсолют күпчелеге урыс мәгарифенә, урыс фәненә эшли. Чөнки попка укып мулла булып булмый. Хәтта татар гимназияләрен бетереп чыгучылар да шул якка каера. Татарның киләчәгенә ышанычлары юк. Татар мәктәпләре урыс мәктәпләренең фильтеренә әйләнеп бара. Элитарлашкан урыс мәктәпләрендә татар балалары манкортлашуның тулы курсын үтәләр. Ә иң аянычы шунда ки, урыс мәктәпләрендә, башлыча, түрә, зыялы балалары укый. Совет чорында татар мәктәпләре шулар тырышлыгы белән бетерелде. Урыс мәктәпләре аркылы алар үзләренә алмаш әзерләделәр. Бүген исә, мөмкинлектән файдаланып, үз балаларын чит илләрдә укытырга тырышалар. Шуңа күрә татар мәгарифен, татар фәнен күтәрүгә әһәмият бирмиләр.
Татар телен камилләштерү, аны дөньякүләм фәнни-техник, иҗтимагый-сәяси югарылыка күтәрү буенча да фундаменталь эш алып барылмый. Татар терминологиясе, татар фонетикасы, татар язма графикасы, татар топонимикасы, татар ономастикасы буенча эшләр шәхси инициатива югарылыгыннан ары китми. Татар телен дәүләт, гомумтатар теле итү буенча гамәл юк дәрәҗәсендә.
Татарның урыслашуы, яһүдиләшүе, манкортлашуы бигрәк тә шәһәр шартларында интенсив бара. Котылгысыз шәһәрләшү процессы бигрәк тә үз дәүләте, үз шәһәр культурасы булмаган татар өчен куркыныч. Шәһәрләрдә, бигрәк тә Казанның үзендә, урыс мохите хакимлек итә. Махсус рәвештә татар бистәләре бетерелде. Йортлар салганда, фатирлар биргәндә милли, дини аермалык исәпкә алынмый. Бер йортта, хәтта бер фатирда төрле дин, төрле милләт вәкилләре яши. Югары уку йортларында, күпчелек мәктәп-бакчаларда укыту-тәрбия эшләре урыс телендә, урыс мохитендә алып барыла. Татар мәктәп-бакчаларында да төрки-мөселман рухы юк. Укытучылар, башлыча, урысча сөйләшәләр. Күпчелек укутычылар әзерләү уку йортларында һаман шул урыс менталитеты хөкем сөрә. Татар төркемнәрен тәшкил иткән укучылар икенче сорт итеп карала. Бөтен кара эш алар җилкәсенә төшә. Шуңа күрә татар төркемнәрен туплау кыенга туры килә.
Радио, телевидение, матбугат та нигездә урыс мохитенә эшли. Татар зыялары беренче буыннан ары үсеп китә алмый. Чөнки шәһәр шартларында икенче буыннан ук урыслаша башлый. Шуңа күрә саф татар милли мәгарифе, мәдәнияте, сәнгате профессиональ яктан түбән дәрәҗәдә. Татар милли икътисады оеша алмый. Татар милли дәүләт хокукы буенча белгечләр әзерләнми. Татар сәясәтенең милли һәм дәүләти йөзе юк. Бу эшне үз кулына төрле “чапкыннар” алган. Татар җитәкчеләренә исә, дуңгыз үрчетеп, шәһәр манкортын ашату һәм аларга тамашалар оештыру бурычы йөкләтелгән.
Ә татарның абсолют күпчелеге татарча укый-яза белми, шуңа күрә, башлыча, урыс матбугатын алдыра. Шул сәбәпле татар матбугаты үсеш ала алмый. Дәүләт дотациясенә таянып яшәргә мәҗбүр. Бу исә аның бәйсезлеген чикли. Примитивлыкка илтә. Рухи-мәдәни, фәнни-гыйльми таләпчәнлеге түбән булган мохиткә хезмәт итә.
Шушы сәбәпләр аркасында шәһәр татарының урыслашудан, яһүдләшүдән, манкортлашудан башка чарасы юк. Элек татарны көчләп чукындырсалар, бүген ул үз иреге белән чукына. Шуңа күрә мәчетләр саны артса да, иманга кайтучыларның артуы сизелми. Шәһәр татарының төрки-мөселман булмаган кавемнәр белән гаилә коруы 40 проценттан артып китте. Һәр очракта диярлек бу гаиләләрдә туган балалар урыс-христиан булып китәләр.
А в ы л х а л к ы н и з ү ю л л р ы
Do'stlaringiz bilan baham: |