2. Татар халкының милләт буларак таркалыш кичерүе
Татар халкы урыс тарафыннан буйсындырылганнан соң, табигый рәвештә милли таркалыш юлына баса. Беренчедән, Казанны алганда милләтнең иң асыл ирләре кырыла, иң асыл кызлары көчләп ят кавемгә бирелә. Икенчедән, коллыкны кабул итмичә, патшага баш бирмәүчеләр еллар дәвамында юк ителеп килә.
Әмма октябрь инкыйлабы татар халкын тагы бер зур сынау алдына куя. Русиягә яһүди-нәсара дөньясында үрчем алган дәһрилек чире йога. Беренче чиратта аның тозагына мәкер сеңмәгән төрки халыклар эләгә. Татарның мәчетләре икенче кабат җимерелә, мәдрәсәләре ябыла. Руханилар, мөгаллимнәр юк ителә, зинданнарга озатыла. Мең кыенлык белән яңадан тудырылган татарның уңдырышлы катламы (гумусы) юкка чыгарыла. Халык язмышы милли һәм социаль изүдән гарипләнгән, рухи-этник кыйбласын җуйган социал-дәһриләргә тапшырыла. Алар туып килгән милли идарә структураларын җимереп, яһүди-нәсара большевизмының татар нөсхәсен тудыралар. Хөррият дулкынында хәтта татар автономиясе дә барлыкка килә. Татар дөньяви мәктәпләре ачыла, дөньяви мәдәнияте туа. Әмма диннән, этник нигездән аерылган, материалистик калыпка салынган татарлык кыска гына вакыт эчендә урыслашу юнәлешен ала. Моңа ике мәртәбә имла алмаштыру да зур этәргеч бирә. Берничә дистә ел эчендә шәһәрләрдә бер генә татар мәктәбе дә калмый. Авыл исә формасы белән татар, эчтәлеге белән урыс мәгарифе системасына күчә. Автономияләштерү дә нигездә милләтләрне бүлгәләү, бер-берсенә каршы кую өчен генә кирәк була. Аның ярдәмендә патша Русиясендә шактый гына үсеш алган бербөтен милли мәгариф, мәдәният, икътисад системалары юкка чыгарыла. Татарның башы, йөрәге, кул-аяклары бер-берсенә буйсынмыйча эшли башлый. Татар совет чорында дөньяви белем алу буенча берникадәр уңышка ирешсә дә, аның акыл-зиһене яһүди-нәсара яшәү мохитендә формалаша. Шуңа күрә татар галимнәре, татар зыялылары милләтнең рухи-этник нигезеннән бөтенләй диярлек читләшәләр.
Шулай итеп дәһри совет чоры татарның рухи-этник нигезен җимерүдә хәлиткеч роль уйный.
Әмма яһүди-нәсара йогынтысына бирелгән, рухи-этник кыйммәтләрдән ваз кичкән Русия сиксәненче еллар уртасында үзенең чираттагы кризисына кереп бата.
Коммунистик тәгълимат белән ришвәт кылып, ул үзенең рухи-әхлакый потенциалын югалту дәрәҗәсенә җитә. Империянең эчке таркалышы башлана.
Шуннан файдаланып, буйсындырылган халыклар, сакланып калган кадәр милли потенциалларын туплап, империядән ычкыну хәстәрен күрә башлыйлар. Нәтиҗәдә СССР дип аталган зур империя таркала. Балтик буе халыклары тулы азатлыкка ирешәләр. Калган союздаш республикалар бөтенләйгә Рәсәй йогынтысыннан ычкына алмыйча, Бәйсез дәүләтләр берлегенә (БДБга) оешалар. Рәсәй составындагы автоном республикалар исә мөмкин кадәр мөстәкыйль суверенитетлар игълан итә башлыйлар.
Әлбәттә бу процессларның башында халыктан чыккан милли хәрәкәт торды. Әмма аның җимешләре белән, гадәттәгечә, күбрәк югары катламнар файдаланды.
Моның объектив һәм субъектив сәбәпләре дә юк түгел иде. Объектив яктан, хак милли хәрәкәтне, әле көчендә булган Рәсәй империясе хакимияткә җибәрмәде. Бу Әзербәйҗан, Грузия, Таҗикстан, Ичкерия мисалларында ачык күренде. Субъектив яктан исә, республикаларның Рәсәй тарафыннан идарә ителгән җитәкче даирәләре моңа әзер түгел иде. Татарстан да суверенитет исеме астында шул ук Рәсәй автономиясе статусы белән чикләнде. Моның белән килешә алмаган татар милли хәрәкәте таркатылды. Аның милли идарә структуралары законнан тыш дип игълан ителде. Суверенитет статусы исә, бүгенге шартларда, хокукый яктан автономия статусыннан югары булса да, татарны бүлгәләү стратегиясенә тулырак җавап бирә. Чөнки Рәсәйнең административ-территориаль биләмәләренең хокукый статусы, унитар дәүләт принципларыннан чыгып, милли-территориаль биләмәләр статусы югарылыгына күтәрелде, ягъни алар арасында этник аерма юкка чыгарылды. Бу инде Татарстанның татарлар яшәгән башка төбәкләргә хокукый йогынтысы юкка чыга дигән сүз. Димәк, татарның дүрттән өч өлеше үзенең тарихи ватаныннан мәхрүм ителде. Шул ук вакытта Рәсәй халыкларының милли үзбилгеләнүен танудан да баш тартты. Ягъни, татар үзенең тарихи җирлегендә милли үзидарә структураларын да булдыра алмый. Рәсәй парламентына һәм җирле идарә органнарына сайлауларда милли квоталар мәсьәләсе дә хәл ителмәде.
Шулай итеп, татар халкы, бүгенге көндә, большевистик идарә системасы белән көчәйтелгән патша заманына кайтты.
Do'stlaringiz bilan baham: |